20 нче март көнне Казанда «Авыл кызы» II Бөтенроссия конкурсының финал туры узды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм «Сөембикә» журналы тарафыннан оештырылган бәйгедә телне, милли гореф-гадәтләрне саклап калган 20-30 яшьлек татар кызлары көч сынашты.
ТР халык артисты Фердинант Сәләхов рәислегендәге жюри Гран-прины Башкортстаннан килгән Эльвира Рәкыйповага тапшырды. Калган 8 катнашучы да дипломлы һәм кыйммәтле бүләкле булды.
http://www.syuyumbike.ru/photo/?id=323#step11