tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Туфансыз тагын бер май
Туфансыз тагын бер май

Туфансыз тагын бер май

 

2014 елның май ае Туфан Миңнуллинсыз каршылаган икенче май ае. Шулай туры килдеме, махсус эшләндеме: драматургның вафаты көннәре тирәсендә аның әсәрләре буенча куелган өч премьера спектакле каралды.

Башта – апрель азагында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты каршында эшләүче “Мизгел” яшьләр театры “Үзебез сайлаган язмыш” әсәре буенча тәүге спектаклен күрсәтте. Бу театрны җитәкләгән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров өчен бу әсәр бик яхшы таныш һәм якын дип беләм. Үзе дә уйнады, бүгенге көндә ул җитәкләгән яшьләр театры да бу әсәргә гел мөрәҗәгать итеп тора. Бу спектакль барлык төп рольләрне яп-яшь һәвәскәр артистлар (башлангыч курслар студентлары) уйнавы белән җәлеп итте. Институт җитәкчелеге, аерым әйткәндә аның директоры Рәдиф Җамалетдиновнең, заманалар үзгәреп торуына, уку йортының структуралары кырыкка төрләнеп әйләнүенә карамастан театрны саклап, яшәтеп торуларына һәрвакыт сокланып, куанып карыйбыз.

Бер айдан шушы ук әсәрне Чистай татар халык театры куелышында карадык. Биредәге үзешчән артистлар бөтенләй икенче. Ләкин уйнаулары шул кадәр ихластан, һәм Юкәтау (Чистайның борынгы исеме) халкы театр сәнгатенә шулкадәр сусаган ки, озаклап декорацияләр алыштырганга дүрт сәгатькә сузылган спектакльне тын да алмыйча карады. Иң күркәме шул сабыр тамашачылар арасында җәмәгате белән бергә Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов та бар иде. Спектакльне бар яклап та бар иткән кеше – театрның җитәкчесе Рәфыйк Әхмәтов. Ул аның сәхнәгә куючысы да, декоратор-рәссамы да, декорацияне ясаучысы да, һәм төп рольне башкаручысы да. Шушындый энтузиастларны татарныңәйдәп баручы театры – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры куәтләп, ярдәм итеп торуы шулай ук бик куанычлы хәл дип кайттык.

Ни өчен “карап кайттык”, “күрдек” дип сөйлим: без бу спектакльләрне өчәүләп карадык. Ягъни Туфан Миңнуллинның хатыны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Нәҗибә Ихсанова, мин – аларның кызлары һәм минем ирем морза Корбангали Юнысов. Шулай өчәүләп карауның зур кызыгы бар икән. Спектакльдән соң фикер алышасың. Берең игътибар итмәгән әйберләрне, башкалар күргән булып чыга…

Менә шушы кечкенә делегациябез белән 5 майда Уфада да булып кайттык. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Олег Ханов чакыруы буенча Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре буенча куелган “Мин – хатын-кыз” спектаклен карадык.

Алдагы кич соң гына кунакханәгә урнаштык, йокладык та, иртән тору белән Уфаны карарга булдык. Шәхсән мин, санап чыгарсам, Уфада өч дистәдән артык ел булмаганмын икән. Бала-чага хәтере кызык әйбер, ахрысы. Яисә Уфа бик нык үзгәргән. Һәрхәлдә Салават Юлаев һәйкәленнән һәм телестудия тирәсендәге мәйданчыктан тыш башка урыннар гел дә таныш түгел сыман тоелды. Шулай да Уфа урамнарыннан йөрү бик рәхәт булды, бигрәк тә кайбер кешеләрнең татарча сөйләшеп узып китүләре Казаныбызда йөргән кебек тәэсир калдырды. Һавасы да – сатып алсаң да мондый булмас. Көн шундый матур, кояшлы, күркәм булды.

Кич белән театрга алып киттеләр. Һәм сюрпризлар башланды. Олег әфәнде һәм аның ярдәмчесе Иршат Фәйзуллин мәшһүр башкорт сәхнә остасы, СССРның халык артисты Арслан ага Мөбәрәковкә куелган һәйкәл янына алып килделәр. Искиткеч матур, театр бинасына якын гына. Башкортлардан үрнәк алырга кирәк дип сөйләшә-сөйәшә кайттык аннан.

Тамаша залы шыгрым тулы түгел дип борчылды спектакль башында Олег әфәнде. Аның каравы затлы, зыялы җәмәгать. Мәсәлән, безнең янәшәдә Мостай ага Кәримнең сеңлесе Салисә ханым утырып спектакль карады. Соңыннан караучылар арасында табиблар, укытучылар күплеге дә билгеле булды. Милләттәшләребез дә шактый булып чыкты. Кайберләре Нәҗибә Ихсанова янына килеп: “Без Дүртөйледән. Сезне бик яратабыз”, я “Без Уфада торабыз, безгә ешрак килегез” – дип кулын кысып-кысып киттеләр.

Ниһаять спектакль башланды. Яшь режиссер  Илсур Казакбаев куйган әсәрне чынлап та автор биргән исем “Әниләр һәм бәбиләр” белән калдыру дөрес булмаганда булыр иде. Чөнки ул Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп эшләгән бөтенләй башка бер тамаша. Дөрес аңлашылсын өчен, алдан ук әйтеп куям: спектакль безгә ошады. Ләкин ул заманында Камал театры яки “Нур” театры сәхнәсендә гөрләгән спектакльләргә бер карыш та охшамаган. Бу – әсәрнең төп фәлсәфи идеясенә нигезләнеп эшләнгән тамаша. Режиссер, рәссам, композитор, балетмейстер һәм, әлбәттә, артистлар иҗатының синтезы. Боларның берсе генә дә тиешле югарылыкта булмаса – мондый гармониягә ирешеп булмас иде шикелле. Сәхнәдә – чәчәкләрдән үрелгән баулар һәм аларның дәвамы булган киң ефәк тасмалар. Алар – ана һәм баланы беркетүче кендек бавы да, бер мизгелдә күлмәк эченә кереп урнашкач йөкле хатынның кәмәне, икенче мизгелдә ана кулындагы нарасыйга да әйләнәләр. Спектакль дәвамында бала табу йортындагы хатыннар һәрберсе үз телендә сөйләшә. Вьетнамча да, испанча да, урысча да… Бу өстәмә персонажлар режиссер фикеренчә дөньяда барлык хатын-кызларны берләштерүче ана булу бәхетен тулырак тасвирлый.

Казанда Гафури театры килгәндә спектакльләрен карап барган кешеләр буларак, без, әлбәттә, таныш, яраткан артистларны күрүебезгә шатландык. Илсөяр Газетдинова, Сара Буранбаева, Светлана Хәкимова, Гүзәл Маликованы карап куандык. Яшьләр дә бик өметле.

Спектакльдән соң фикер алышып утырганда, әлеге дә баягы “Үзебез сайлаган язмыш” әсәре искә алынды. Олег Хановның беренче роле шушы әсәр буенча куелган спектакльдәге төп роль – мәктәп директоры Илгиз Туктаров булган икән…

Әлфия Миңнуллина-Юнысова

“ХАЛКЫМ МИНЕМ”, июнь 2014

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*