«Татар халкы алдындагы казанышлар өчен» медале бүләкләүнең мактаулы формасы булып тора. Әлеге медаль белән икътисадны, фәнне, мәдәниятне, сәнгатьне һәм мәгарифне үстерүгә, законлылыкны ныгытуга, гражданнарның сәламәтлеген һәм гомерен саклауга, хокукларын һәм ирекләрен яклауга, тәрбияләүгә, спортны үстерүгә керткән өлеше, татар халкының телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрен үстерүгә һәм саклауга керткән өлеше өчен, актив хәйрия эшчәнлеге, халыклар дуслыгын, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә абруен күтәрү һәм татар халкы алдында башка казанышлары өчен Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар бүләкләнә.
Баш бит / Конгресс турында / Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре / Татар халкы алдындагы казанышлар өчен медале