tatruen
Милләт каһарманы

Милләт каһарманы

«Милләт каһарманы» ордены Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге булып тора. «Милләт каһарманы» ордены белән татар халкының рухи кыйммәтләрен һәм үзенчәлеген торгызуга һәм саклауга, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен Россия Федерациясе, шулай ук чит ил гражданнары булган татар халкы вәкилләре бүләкләнә.

Бүләкләнүчеләр

  1. ШӘЙМИЕВ Минтимер Шәрип улы-Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое.
    2007 ел, 13 декабрь
  2. МИҢНЕХАНОВ Рөстәм Нургали улы-Татарстан Республикасы Рәисе.
    2012 ел, 7 декабрь
  3. ГӘРӘЕВ Мәхмүт Әхмәт улы (23.07.1923 – 25.12.2019) – Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, хәрби теоретик һәм хәрби тарихчы. Армия генералы. Хәрби һәм тарих фәннәре докторы, профессор.
    2017 ел, 25 март
  4. МӨХӘММӘТШИН Фәрит Хәйрулла улы-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.
    2017 ел, 3 август
  5. ТАҺИРОВ Индус Ризак улы-1992-2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы. Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
    28 август 2025 ел.
  6. ЗАКИРОВ Ринат Зиннур улы-2002-2017 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы. Педагогика фәннәре кандидаты, тарих фәннәре докторы.
    28 август 2025 ел.