tatruen
Рәхмәт хаты

Рәхмәт хаты

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты гражданинны яки милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар коллективын, уку йортлары, клуб формированиеләре коллективларын, аерым затларны татар халкының рухи үсешенә, милли мәдәниятләрнең үзара баюына, аларның дуслыгы һәм үсеше хакына халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуга керткән зур өлешләре өчен бүләкләү формаларының берсе булып тора.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты махсус бланкта бастырыла, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенең беренче урынбасары-Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан имзалана.

Рәхмәт хаты Россия Федерациясе гражданнарын, чит ил гражданнарын, гражданлыгы булмаган затларны (алга таба – гражданнар), предприятие, учреждение һәм оешма коллективларын татар халкының телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрен саклауга керткән зур өлешләре өчен бүләкләү системасында беренче баскыч булып тора. Күрсәтелгән казанышлар турында белешмәләр Рәхмәт хаты белән бүләкләү турындагы гаризада (алга таба – гариза) булырга тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләү турындагы гариза милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар, уку йортлары коллективлары, клуб формированиеләре тарафыннан турыдан-туры Бөтендөнья татар конгрессына – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенә җибәрелә. Рәхмәт хаты белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән кандидатларның түбәндәге материаллары тапшыра:

  • мәдәният органы, учреждение, оешманың гаризасы;
  • кандидатның татар халкының мәдәниятен, сәнгатен, кинематографиясен, сәнгати белемен үстерүгә, телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрен саклап калуга керткән конкрет казанышларын һәм өлешләрен күрсәткән характеристикасы.