“Әйлән-бәйлән” төбәкара татар милли бию фестивале 2011 елдан Самара өлкәсе Камышлы районында оештырыла башлады. Ул 2 елга бер тапкыр гына уздырыла.
Фестивальнең максатлары – татар авылларында яшәүче, биюгә сәләтле балаларны, яшьләрне, өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру.
Фестивальне оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе Камышлы районы хакимияте.