tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр / “Идел йорт” регионара театрлар фестивале
“Идел йорт” регионара театрлар фестивале

“Идел йорт” регионара театрлар фестивале

«Идел йорт» төбәккара театр коллективлары фестивале 2000 елдан башлап уздырыла.

Фестиваль үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертураны зурайту, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссерның эш дәрәҗәсен арттыру, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, тәҗрибә алмашу, халык театрлары артистларына, коллективларга методик һәм практик ярдәм күрсәтү   максатыннан оештырылды.

Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, ТРның Театр эшлеклеләре берлеге  һәм “Сәхнә” журналы гамәлгә куйды.

“Идел йорт” фестивалендә ТР Мәдәният министрлыгы системасына кергән мәдәният учреждениеләрендә эшләүче театр коллективлары, республиканың укук йортларында белем алучы студенталар театр коллективлары һәм РФ төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренең театр коллективлары катнаша ала.