«Киев сандугачы» халыкара төрек-татар фестивален “Туган тел” Бөтенукраина татар үзәге 2004 елның июнь аеннан башлап уздыра. Мондый күләмле һәм дәрәҗәле чара турында Киевтагы татарлар аны уздыра башлаганчы ук хыялланып йөри иде инде. Беренче фестиваль татар һәм төрек-татар мәдәнияте халыклары өчен зур бәйрәм булды. Әлбәттә, бу “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Кәнәфия Хөснетдинов һәм аңа ярдәм итүчеләрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсе.
Беренче фестивальдән соң шактый сулар акты. Ел саен кунакчыл Киев Русия, Беларуссия һәм башка илләрдән туган мәдәниятләре бәйрәмендә катнашырга килүчеләрне кабул итә. Чыгышлар программасы төрле. Бу – төрек-татар җырларын ялгыз башкару да, матур биюләр дә, вокал ансамбльләре дә, оркестр да, хореография композицияләре дә. Ә иң мөһиме – фестивальнең башыннан ахырына кадәр дуслык, аңлашу, килешү хөкем сөрә. Татар, башкорт, украин сөйләме, кайвакыт инглиз, төрек телләрендә сөйләшүчеләр дә ишетелә. Бөтен халык бер-берсен аңлый. Сәнгать теле, җыр, бию теле һәркемгә уртак.
Фестивальне оештыруның төп максаты – төрек-татар мәдәниятенең үзенчәлеген һәм бөтенлеген саклап калу, аны таныту, киләчәк үсешенә ярдәм итү. Мондый чаралар катнашучыларның иҗади потенциалын тормышка ашырырга да ярдәм итә. Бу аеруча яшьләр өчен мөһим – ата-бабаларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен онытмау, халыкта сакланганны үстерү һәм камилләштерү.
Бәйрәм гала-концерт – иң талантлы башкаручылар катнашында зур шоу белән тәмамлана. Бер генә катнашучы да истәлекле бүләк һәм дипломсыз калмый. Ел саен төрле илләрдән катнашучылар саны арта бара. Ул чын мәгънәсендә халыкарага әйләнде.