ТАТРУСENG
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ВӘЛИЕВА ЗИЛӘ РӘХИМҖАН КЫЗЫ Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе
ВӘЛИЕВА ЗИЛӘ РӘХИМҖАН КЫЗЫ Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе

ВӘЛИЕВА ЗИЛӘ РӘХИМҖАН КЫЗЫ Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе

1952 елның 15 октябрендә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә туа.

Белеме

1978 елда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1970-1980 – Уфа шәһәре «Ленинчы» республика яшьләр газетасы журналисты, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире
  • 1980-1982 – Казан шәһәре «Вечерняя Казань» газетасы журналисты
  • 1982-1990 – Казан шәһәре «Советская Татария» газетасы журналисты, социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире
  • 1990 – 1992 – Казан шәһәре «Известия Татарстана» газетасы сәясәт бүлеге мөхәррире
  • 1992-1995 – Татарстан Республикасы Югары Советы рәисенең беренче урынбасары
  • 1995-1999 – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары
  • 1999 – 2001 – Татарстан Республикасының Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры
  • 2001 – 2005 – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
  • 2005 -2011 — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры
  • 2012-2020 — «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы директоры
  • 2020-2026 — Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәисе
  • 2026 елның 12 февраленнән — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе.
  • «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасын җитәкли.

Бүләкләре

  • 2026 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» медале
  • 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены
  • 2017 ― «Дуслык» ордены (Татарстан)
  • 2009 ― РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе
  • 2008 ― «Дуслык» ордены (РФ)
  • 2007 ―ТР Президентының Рәхмәт хаты
  • 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
  • 2003 ― «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале
  • 2002 ― Татарстан Республикасы Мактау грамотасы
  • 2002 ― Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале

Элемтә:

  • +7 (843) 264-53-01