1948 елның 1 августында ТАССРның Чистай районы Нарат-Елга авылында туган.
Белеме
- 1972 елда инженер-химик белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый.
- Тарих фәннәре докторы, педагогия фәннәре кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеге
- 1972 елда — Казан химия-технология институты инженеры.
- 1972-1980 елларда — Татарстанның комсомол өлкә комитетында пропаганда бүлеге инструкторы, бүлек мөдире урынбасары, пропаганда бүлеге мөдире.
- 1980-1988 елларда — Татарстанның партия өлкә комитетында мәдәният бүлеге инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдиренең урынбасары.
- 1988-1991 — В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалы башлыгы.
- 1991-2017 еллар — «Казан» милли мәдәният үзәгенең директоры.
- 1996-2018 елларда — Казан шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары.
- 2002-2017 еллар — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.
- 2017-2020 еллар — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
- 2020-2022 елдар — Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе.
- 2004-2009 — өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2009-2019 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Бүләкләре
- Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.
- «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале, «Россия халыклары мирасына керткән хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Элемтә
- Эл. почта: [email protected]
- Телефон: +7 (843) 236-5916