1990 нчы елның 1 нче августында Кукмара районы, Байлангар авылында туа.
Белеме
Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультетын 2013 елда тәмамлый. “Тарих һәм җәмгыять белеме”; “Менеджмент. Икътисад һәм идарә”, “Икътисад һәм идарә. Персонал белән идарә итү” юнәлешләре буенча яңадан әзерлек курслары уза.
Хезмәт эшчәнлеге
- 2014-2017 нче елларда Казанның М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиясендә Татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- 2017-2020 нче елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының мәгариф оешмаларының лицензия тикшерүе бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
- 2020-2023 нче елларда Казан шәһәре Совет районы 126 нчы Гимназия директоры.
- 2023 нче елның апреленнән – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе
Бүләкләре
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты (2019 ел)
- Казан шәһәре Совет районы мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы (2023 ел)
Гаилә хәле
Өйләнгән, ике баласы бар.