tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ​​Мөфти Гайнетдин дини лидерлар съездында чыгыш ясады
​​Мөфти Гайнетдин дини лидерлар съездында чыгыш ясады

​​Мөфти Гайнетдин дини лидерлар съездында чыгыш ясады

Имин киләчәк хакына үзара хезмәттәшлекне ныгыту нияте белән Казахстан башкаласы Астана каласына дөньяның 60ка якын иленнән мәртәбәле дин әһелләре VIII съездга җыйналды.

17 сентябрьдә аның пленар утырышында Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев рәислек итте.

Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин, Казахстанның үсеше төрле милләт, дин һәм мәдәният вәкилләренең үзара килешеп яшәвенә нигезләнгәнлегенә үзе шаһит булуын билгеләп узды. Мөфти Гайнетдин дини лидерлар съездында, 2003 елдан башлап катнаша. Аның VIII съездагы чыгышыннан өземтәләр.

Иң авыр сынау вакытында бар дөнья кешеләре Аллаһыга мөрәҗәгать итә һәм дога кыла, Аннан ярдәмен һәм коткаруын сорый. Гаҗизлектә калгач, кешеләр юаныч һәм рухи таяныч эзләп, гыйбадәтханәләргә бара. Нәкъ менә шуңа күрә гыйбадәтханәләр хәрби низаглар вакытында, агрессия объектына әверелә.

Россия мөселманнары исеменнән Берләшкән милләтләр оешмасы цивилизацияләр альянсының югары вәкиле Мигель Анхель Моратиносны БМОның исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе итеп билгеләнүе белән котлыйм. Без цивилизацияләр альянсына һәм шәхсән сезгә, бигрәк тә бар дөнья күз алдында барлыкка килгән хәзерге гуманитар һәлакәт фонында, Фәләстыйндагы Аллаһ йортларын − мәчетләрне һәм чиркәүләрне яклауга игътибарлы булганы өчен рәхмәтле.

Дөньядагы күп санлы хәрби низаглар барган дәвердә, дини лидерларның сүзе тынычлыкны, диалогны, гаделлекне, кешелеклелекне яклау өчен әйтелергә тиеш. Өмет бирердәй юату сүзләре булсын ул. Бу уңайдан, Россия-Украина низагында тынычлык урнаштыру, шулай ук Фәләстыйндагы халыкның газабын бетерү һәм бу илне юкка чыгармау өчен көч куючы, кабат сайланган Рим папасы Лев XIVгә ихлас сәламнәр җиткерәм.

Мәшһүр фикер иясе Муса Бигиев, без аның тууына 150 еллыгын билгеләп узабыз, болай дигән:
«Иман – ул кешенең илаһи рәхмәт дәргяһларына [сараена] якынаюы. Аллаһның рәхмәт капкалары һәрвакыт ачык. Бу капка төбендә каравылчы юк. Үз ирке белән килүче кешеләр дә, мәҗбүр ителгән мескеннәр дә, ихтыяр сәгатьләрендә дә, котылгысызлык минутларында да, һәрбере, һәрвакыт илаһи рәхмәт дәргяһларында, әлбәттә, кабул кыйлыныр». Минемчә, «Халык игътибарына берничә мәсьәлә» хезмәтеннән алынган әлеге фикердә диннең бүгенге һәм мәңгелек максаты чагылдырылган.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*