Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның «UenFest» II төбәкара традицион уеннары фестиваленең зона туры 1-2 июльдә «Дубки» балалар лагеренда узачак.
Фестивальне ачу тантанасы 2 июль көнне лагерь территориясендә 11:30 сәгатьтә башлана. Алга таба жирәбә салу һәм конкурс программасы булачак, анда катнашучы командалар үз уеннарын тәкъдим итәчәк.
Катнашучыларны Татарстан Республикасы авылларындагы традицион халык уеннары буенча мастер-класслар һәм әйлән-бәйлән уеннары көтә.
Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, Әлки районы Башкарма комитеты, «Әлки район мәдәният бүлеге» оештыра.