tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “100 ел узганы сизелми дә калган”
“100 ел узганы сизелми дә калган”

“100 ел узганы сизелми дә калган”

Бер гасырлык гомер юлы узган күндәм холыклы, сабыр акъәбине тәбрикләргә өй тутырып балалары, онык-оныкчыклары, якыннары җыелды.

90 яшьлек туган көнендә очрашкач: “Инде Ходайның рәхмәте белән 100 яшьлегемне дә күрергә язсын“, – дип озатып калган иде ул уенын-чынын бергә кушып. Теләкләр Аллаһы Тәгаләнең “Амин!” – дигән сәгатенә туры килепме, кабаттан тормыш юлын барладык.
Бибисара әби сугыш чоры авырлыкларын күп күргән, ачлыгын, юклыгын да татыган. Урман кисү, окоп казу эшләрендә катнашкан. Гектар-гектар чөгендер эшкәрткән, фермада хезмәт иткән, тракторына да утырган.

Сугыш елларында Дәүләкидә урнашкан колхозара МТСта тракторчыга укырга туры килә Бибисара әбигә. Тимер атны иярләү әллә ни авыр тоелмый батыр йөрәкле кызга.

– Барлык ирләр фронтта иде бит. Аларны алыштырып басу иңләп җир сөрдем, иген үстердем. Гомер буе колхозда эшләдем. Хезмәт белән яшәдек. Бүгенгем Аллага шөкер, – ди әби үзе.

Бибисара әби пар канатын туган авылында очраткан. Читкә китмичә генә үз бәхетен тапкан.
– Ерак 1946 елда Шәйхетдинем белән парлы тормыш юлына аяк бастым. Туган авылыма тормышка чыктым. Бабаем бик яхшы кеше булды. 77 ел парлы яшәдек. 6 балага гомер бүләк иттем. Шөкер, барысы да тырыш, тәртипле булып үстеләр. Әйбәт яшәдем, 100 ел узганы сизелми дә калган. Гел хәрәкәттә булдык, кычыткан күп ашадык. Тамакны шулай туйдырдык. Чишмә суы эчтек. Озын гомернең сере дә шундадыр, – дип хатирәләре белән дә уртаклашты ул.
Үткәндә төрлесе бар. Бигрәк тә яшьлек елларындагы авыр хезмәт үзәгенә үткән Бибисара әбинең.

– Окоп казыганда билемә кадәр аякларым шеште. Салкыннан булгандыр, мөгаен. Ул чакта киеме дә юк, тамагы да ач иде бит. Аяк сызлауларын Чирмешән елгасы суы белән бастым. Елгага төшеп иң башына кадәр күмелеп утыра идем. Шешемне су суырды, һәр көнне иртән үземне дәваладым, – ди Бибисара әби.
Кызганыч, бала хәсрәтләрен дә кичергән Ана йөрәге. Бибисара әби 2 баласын вакытсыз югалткан. Тормыш иптәше дә инде гүр иясе булган. Бүген ул-кызларының кадер-хөрмәтендә яши.

– Әниебез дә, әтиебез дә итагатьле, сабыр холыклы кешеләр, алар безне үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр. Ярдәмчел, тырыш булдылар. Әни авырлыкларга бирешмәде. Әти белән бик матур гомер иттеләр, – ди кызы Гөлнур Әскәрова.
Дәүләки авылында яшәүче туганнары Габбасовлар да якын итеп киләләр, апаларының хәлен белеп торалар.

– Минем әниемнең бер туган апасы ул. Әнием урынына калган кешем. 5 туган арасында иң олысы. Эш яратучы гаилә, үз көчләре белән гомер иткәннәр. Апабыз бик уңган, булган, ул пешергән кабартмалар телеңне йотарлык була иде, – ди Роза апа Габбасова.
Гөлнур Абзалетдинова 46 ел элек әлеге гаиләгә килен булып төшкән. Каенанасына рәхмәтле булып, җае чыккан саен гаиләсе белән авылга кайтып яши.

– Мине үз кызлары белән тиң итеп күрделәр. Ачык йөз белән каршы алучы йортка кайту үзе бер бәхет ул. Хәлебездән килгән кадәр булышып яшибез. Ишектә йозак булмавына шатланып туган нигезгә кайтабыз. 100 яшьлеген шатланып каршы алды. Әле кичтән яшьлек җырларын да искә алды, – ди Гөлнур апа.

Ләйлә Шиһабиева

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*