
Балаларның чыгышларын карарга Бөтендөнья татар конгрессыннан да кунаклар килде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров татар гимназиясенең эшчәнлеге, туган телне өйрәнү максатыннан оештырылучы чаралар белән танышты. Балалар белән дә аралашты.