12 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Бөек Ватан сугышы ветераны, 100 яшьлек Якуп Әюповка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален тапшырды.
⠀
Якуп бабай гомерен урман хуҗалыгына багышлаган. Эш дәверендә 134 мең гектар җирдә 2 миилионнан артык агач утырткан. Аның хезмәт җимеше – Бәләбәй шәһәре янындагы куе урман.
⠀
Якуп Юныс улы бүгенге көндә балалары карамагында Бәләбәй шәһәрендә яши.