tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 10нан башлап, 110га кадәр
10нан башлап, 110га  кадәр

10нан башлап, 110га кадәр

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Ди­ния нәзарәте 10 август көнне Дзержинск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә шушы мәһабәт Аллаһы йортының 10, җирле һәм региональ татар автономияләренең 20, өлкә “Маһинур” мәдрәсәсенең 30 еллык юбилей чарала­рын һәм дә кырым-татар мәгърифәтчесе Исмагыйл бәй Гаспринскийның вафатына 110 ел тулу сәбәпле, “Гому­ми гражданлык тәңгәллеген формалаштыруда дини һәм милли оешмаларның роле” дигән темага VII Бөтенроссия “Гапспринский укулары”ның фәнни-гамәли конференция­сен уздырды.

Өлкә Диния нәзарәтеннән тыш, аларны оештыручылар булып Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү һәм Түбән Новгород ислам институтлары чыккан иде. Ә теләктәшлекне бу чараларга өлкә хөкүмәте, Дзержинск шәһәре администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды, “Мәдинә” нәшрият йорты күрсәткән.

Әлеге чараларны тантаналы ачу өлешен Россия Диния нәзарәте рәисенең мәгариф һәм фән эшләре буенча урынбасары Ренат хәзрәт Ислямов алып барды, шәех Равил Гайнетдинның котлау-теләкләрен ирештерде һәм бүләкләрен тапшырды.

Татар халкының телен һәм рухи кыйммәтләрен, тарихын һәм мәдәниятен саклап үстерүгә зур өлеш кертеп килгән шәхесләрне  Россия Диния нәзарәтенең “Казанышлар өчен” медале белән бүләкләнүчеләр арасында безнең төбәктә крайны өйрәнүче һәм җәмәгать эшлеклесе буларак танылган атяравыллы Хөсәин Аймалетдинов та бар иде (фотода).

Түгәрәк даталар уңаеннан оештырылган шушы чараларга килүчеләрне, билгеле, бе-ренчеләрдән булып өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җылы сәламләде, химиклар шәһәренең бер биеклегендә горур гына басып торган әлеге мәчетнең төзелеше тарихы турында кыскача гына әйтеп узды, бу эшләрнең башында торучы  буларак, моннан 10 ел элек җирле мөселманнарның ихтыяҗын канәгатьләндергәннәре өчен җир бүлеп биргән, мәчет бастырырга рөхсәт иткән өлкә хөкүмәтенә һәм Дзержинск хакимиятенә чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Дзержинск мәчете һәм автономиясе, Түбән Новгород өлкәсенең күренекле меценаты Рәшит Җаббар улы Баязитов төзетеп биргән һәм әнисе исемен йөрткән “Маһинур” мәдрәсәсе белән региональ татар автономиясе юбилейларына багышланган шушы чараларның тантаналы өлешендә хуҗаларга һәм кунакларга өлкә хөкүмәтенең котлау-теләкләрен региональ һәм муниципаль эчке сәясәт минстры урынбасары Николай Костюков ирештерде, күпмилләтле төбәгебездә халыкара дуслыкны тотрыклы тотуда һәм аны ныгытып торуда өлкә татарларының рухи һәм иҗтимагый эшчәнлекләрен югары бәяләде, мәчеткә бүләк тапшырды.

Әлеге юбилейларга катнашы булган дин кардәшләребезне Дзержинск шәһәре округы башлыгы киңәшчесе Андрей Кошкин да җирле хакимият исеменнән җылы сәламләде, ихластан котлады, бүләкләде һәм чын күңелдән уңышлар теләде.

Дзержинск шәһәре Думасы депутаты һәм рәисе урынбасары, шушы органның яшьләр эше, фән һәм массакүләм информация чаралары белән элемтә буенча комитет җитәкчесе Ринат Реймов, Түбән Новгород өлкәсенең Иҗтимагый палата әгъзасы Валерий Камальдинов һәм өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев та дини һәм иҗтимагый оешмаларыбызның урыннардагы хакимият һәм өлкә хөкүмәте белән киңәшләшеп эшләүләренең өстенлекләрен билгеләп үтте.

Бүләкләү тантанасы, билгеле, Россия Диния нәзарәте медальләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшыруы белән башланып китте. Аннары Гаяз хәзрәт тә рухи тормышыбызда актив катнашучы дин кардәшләребезне бүләкләде.

Шуны да әйтергә кирәк, бүләкләү тантанасы әле кичке төштә шәһәрнең Свердлов исемендәге мәдәният йортындагы хәйрия концертында да дәвам итте. Биредә Россия һәм өлкә Диния нәзарәтләре бүләкләреннән гайре, өлкә татар автономиясе исеменнән дә Котлау һәм Рәхмәт хатлары алучылар булды. Аларны билгеле шәхесләргә автномиянең башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов тапшырды. Ә матур, эчтәлекле һәм дини темалы җырлар белән сугарылган концертны билгеле якташ артистларыбыз Радик Яруллин белән Айрат Сафин бирде. Бу инде, үзенә күрә, өлкә Диния нәзарәте, җирле автономия һәм кайбер меценатларның мәчет юбилее уңаеннан якташ-милләттәшләренә бүләге булды.

Әйткәнебезчә, Кырым татарлары мәгърифәтчесе Исмәгыйл бәй Гаспринскийның вафатына 110 ел тулу сәбәпле, химиклар шәһәренең Җәмигъ мәчете юбилеена туры китереп, биредә оештырылган VII Бөтенроссия “Гапспринский укулары”ның фәнни-гамәли конференциясе бу юлы “Гомуми гражданлык тәңгәллеген формалаштыруда дини һәм милли оешмаларның роле” дигән темага багышланган иде.

Тарих фәннәре докторы, Россия дәүләти гадел хөкем университетының Казан филиалы профессоры Айдар Хәбетдинов “XX гасыр башларында дини һәм милли-мәдәни автономия мөселманнарның иҗтимагый-сәяси хәрәкәте программаларында һәм практикасында” дигән темага чыгыш ясады.

Икенче тарих фәннәре кандидаты, Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистик университетының тарих һәм дөнья сәясәте кафедрасы профессоры, безнең газета укучыларга һәм крайны өйрәнүчеләргә яхшы таныш булган Ольга Сенюткина “Россия өммәтендә иерархия тәңгәллеге: бүгенге заман һәм тарих” темасын ачып салды, мисалга шул хакта бик күп тарихи фактлар китереп, аларның бүген дә актуальлеге югалмаганы турында сөйләде.

Тарих фәннәре кандидаты, Россия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге каршындагы институтның Башкортостан мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча тарих, тел һәм әдәбият бүлеге хезмәткәре Марсел Фархшатов  Россия һәм Себер мөселманнарының 1930 елларга караган тарихына тукталып үтте, ә Мәскәү ислам институты аспиранты Динара Сәлахетдинова Беренче дөнья сугышында мөселман хатын-кызларының һәм аларның гаиләләренең безнең сугышчыларга күрсәткән ярдәме турында бик күп мәгълүмат бирде. Хәер, безнең татарлар, шул исәптә уңган-булган хатын-кызларыбыз әле бүген дә СВОда катнашучы хәрбиләргә тылдан гел ярдәм кулы сузып тора.

Ә менә тарих фәннәре кандидаты, язучы, күп санлы китаплар авторы Фәүзия апа Бәйрамова кабат Нижгар татарларының ачылып бетмәгән тирән тарихы турында сөйләде, бу тема өстендә ипләп кенә эшләргә кирәклеген раслады, безнең төбәккә караган кызыклы тарихи фактлар китерде, уйланмалары белән уртаклашты. Язмышы аны безнең якларга китереп чыгару сәбәпле, ул Нижгар татарлары тарихы белән нык кызыксына башлады, инде кайбер ачышлар да ясап өлгерде, без белгәннәрен дә тирәнтен өйрәнә хәзер. 34 татар авылыбызның яртысын әйләнеп чыкты инде диярлек. Ә Түбән Новгород өлкәсе архивында безнең төбәк татарлары тарихына караган 941 “эш” барлыгын да ачыклап өлгергән инде. Нижгар өлкәсендәге 17 татар авылының үз китаплары барлыгын да белдерде. Бу өлкәдә зур эшләр башкарган якташларыбыз Алимҗан абый Орловны, Мансур абый Хафизовны, ирле-хатынлы Сенюткиннарны, Дамир Хайретдинов белән Дамир Мөхетдиновны мисалга китерде.

Фәүзия апа “Туган як” газетасы белән дә тыгыз хезмәттәшлеккә керде, ә Татарстан Республикасында чыгып килгән татар басмаларына безнең һәм безнең тарих турында зур-зур материаллар язып, чал тарихка дөрес күзлек белән карап, Нижгар татарларының бу җирлектә төп халык икәнен таныта, рәхмәт үзенә.

Дзержинск мәчетенең 10 еллык юбилее уңаеннан, аның алдынгы диварына беркетелгән элмә такта ачу тантанасы да булды. Анда шушы Аллаһы йортын төзүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең исемнәре язылып куелган. Мәрмәр такта өстеннән ятьмәне алу вазифасы хөрмәтле рәвештә Гаяз хәзрәт белән Ренат хәзрәткә йөкләнде. Шул уңайдан аңлатмалы тәбрикләү сүзләре белән Дзержинск Думасы депутаты Ринат Реймов һәм дә Спас округының депутатлар Совет рәисе Рамил Салихҗанов чыкты.

Зиннәтле генә бизәлгән һәм горур гына басып торган мәчеттә өйлә намазы укыганнан соң, шушы ук территориядә урнашкан административ бинада кунаклар зур бәйрәм табыны артында сыйланды. Дөрес, теләгән кешеләрне Дзержинскта яшәүче таҗиклар тышта бик тәмле пылау белән дә сыйлап торды.

Өлкә Диния нәзәрәтенә, шәхсән аның рәисе Гаяз хәзрәткә шушы чарага чакырганы өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез, чөнки үзебез өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алып, күптәнге танышлар белән тагын бер кат күрешеп кайттык.

Олег Хөсәинов.

Автор фотолары.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*