Янил урта мәктәбе укучысы Нурлан Хисмәтов, шахмат ярышлары буенча Яр Чаллы шәһәре ачык беренчелегендә катнашып, унөч яшькә кадәргеләр арасында беренче урын яулады.
Күптән түгел ул Актанышта узган Татарстанның авыл районнары арасында шахмат турнирында шәхси беренчелектә 2 нче урынга лаек булган.