tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 17 яшендә фронтка киткән
17 яшендә фронтка киткән

17 яшендә фронтка киткән

Ульяновск өлкәсендә санаулы гына калган сугыш ветераннарының берсе – Самат Ахат улы Хакимов Новоспасское бистәсендә гомер итә. Ул Иске Кулаткы районының Кирюшкино авылында туып үскән. Фашистлар Германиясе Советлар Союзына явызларча бәреп кереп, Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары унбиш яшь була. Әтисе Ахат ага сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Шуннан соң йорт эчендәге бөтен мәшәкатьләр гаиләдә иң өлкән ир бала булган Самат җилкәсенә төшә. Ул әнисенең кул арасына керергә дә,  яшьтәшләре белән бергә колхоз кырларында эшләп йөрергә дә өлгерә. Ә 1943 елның ноябрендә әле физик яктан чыныгып та бетмәгән 17 яшьлек үсмергә район хәрби комиссариатыннан повестка китереп бирәләр. Башы нужадан чыкмаган әнисе күз яшьләрен сөртә-сөртә газиз баласын озатып кала. Явыз фашистларны җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сиңа, улым, ди ул, Саматның маңгаеннан үбеп. Ул көнне Новоспасское тимер юл станциясеннән 300гә якын сөлектәй ир-егетне товар вагоннарына утыртып озаталар. Өстенә яңа гына яшел гимнастерка һәм пилотка киеп куйган озын буйлы, киң җилкәле Самат Куйбышев өлкәсенең Переволоки станциясендә урнашкан уку-укыту автополкында тиз арада машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Аннары автоколонна составында 1 нче Украина фронтына юл тота. Аларның хәрби частенә Житомир шәһәрен фашистлардан саклау бурычы йөкләнә. Данлыклы “полуторка” һәм “ЗИС” машиналарында безнекеләргә хәрби припаслар, ягулык, медикаментлар һәм азык-төлек ташый ул.

“Каты бәрелешләр вакытында туплар атуы тавышыннан колак пәрдәләре тәмам ярылыр кебек тоела иде. Зарыгып көткән Бөек Җиңү көнен землянкада каршыладым. Безнекеләрнең: “Җиңү!” – “Победа!”,- дип көчле итеп кычкыруларын ишетеп урамга йөгереп чыксак, барысы да бер-берсен кочаклый, шатлана, пушкалардан туктаусыз аталар”,- ди ветеран, күңел хатирәләре белән бүлешеп.

Биш елга сузылган Бөек Ватан сугышы совет гаскәрләренең Бөек Җиңүе белән тәмамланганнан соң да әле Самат Хакимовны өенә кайтарып җибәрмиләр – 1951 елга кадәр илебез армиясенең зенит гаскәрләре сафларында хезмәт итә. Туган илебезгә, биргән антына тугрылыклы булуы, батырлык үрнәкләре күрсәтүе өчен 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены һәм медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Газиз Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәгән Самат Ахат улы, әлбәттә инде, әби-бабалары җиренә, кендек каны тамган туфракка – туган авылы Кирюшкинога кайтып төпләнә. Колхозда машина йөртүче булып хезмәт итә. Әбдрәшит Мөҗип улы Санжапов җитәкчелек иткән чорда эшләдем мин, ул вакытта районыбыз, авыллар гөрләп торды, колхозлар гел алга барды, дип искә төшерә ветеран.

Утлар-сулар кичкән фронтовик күрше Урта Терешка авылының чибәр, уңган һәм тырыш сылуы – Рухидҗә Имат кызы Шәмионова белән гаилә корып җибәрә. Рухидҗәмнең әтисе колхоз рәисе булып эшли иде, председатель кызына өйләнергә батырчылык иттем бит, ди Самат ага. Алар күпләргә үрнәк булырлык яшәп, өч бала – уллары Рөстәм белән Равилне, кызлары Руфияне тәрбияләп үстерәләр, бөтен тырышлыкларын куеп олы тормыш юлына бастыралар.

Гаилә корып җибәргәннән соң, язмыш җилләре Хакимовларны Новоспасское бистәсенә алып килә. Биредә эшкә оста, сүзгә кыска гаилә башлыгы үз куллары белән зур гына йорт салып керә. Ул җирле автохуҗалыкта кырык елдан артык водитель булып эшли. Колхоз-совхозлар, төрле предприятиеләр заявкалары буенча “Зил” һәм “ГАЗ-53” машиналары белән йөк ташый, урып-җыю эшләрендә катнаша, ерак шәһәрләргә командировкага барып йөри. Күбрәге инде асфальт юллар салдык, әнә, хәзер ялтырап торган Ульяновск юлын төзүгә минем өлешем дә керде, ди ветеран. Ул шул чордагы җитәкчеләрне – обком секретарьлары Скочилов белән Бочкаревны, Павловка районы Шаховское авылыннан чыккан партия Үзәк комитеты секретаре Сусловны җылы сүзләр белән искә алып сөйли. Халык өчен күп тырыштылар, көчләрен һич тә кызганмадылар, эшләгән кешенең кадерен белә иделәр, ди.

Хәзер Самат Ахат улы Новоспасское бистәсендә кайчандыр үз куллары белән салып кергән йортның түрендә бала-оныкларының кадер-хөрмәтен, җан җылысын тоеп, тыныч картлык көннәре кичерә. Иң зур бәхетем, иң зур шатлыгым – улларым белән кызым, алты оныгым, сигез оныкчыгым һәм бер оныгымның оныгы, ди Самат ага. Ул үзенең пар канатын, яшьли сөйгән ярын, гомер юлдашын – Рухидҗәсен югалту хәсрәтен кичергән. Гомерен гаилә учагын саклауга, балаларын тәрбияләп үстерүгә багышлаган хәләл җефете 86 яшенә җитеп фанилыктан бакый дөньяга күчкән.

“Әтиебез пар канатын югалту кайгысын бик авыр кичерде. Матур яшәделәр бит алар. Бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан ук аңлый иделәр. Әтиебез беркайчан да кычкырып сөйләшмәде, тәмәке тартмады, аракы эчмәде. Аның озак яшәвенең сере дә әнә шунда. Мин аның кайчан да булса госпитальдә яки хастаханәдә ятканын хәтерләмим”,- ди кызы Руфия.

Руфия Самат кызы әтисенең хәлен белергә Ульяновскидан кайтып төшкән иде.

“Әтиебезне абыйларым белән чиратлашып карыйбыз. Аллага шөкер, үз аягында йөри. Мунчага үзе атлап бара. Өстәлгә куйган ризыкны сырпаланмыйча ашый. Соңгы вакытта колаклары гына начар ишетә башлады, күзләре бөтенләй диярлек күрми”,- дип сөйләде ул.

Новоспасское районының милләт җанлы, иманлы эшмәкәре һәм меценаты Кәрим Абдулхак улы Аделов сугыш каһарманы Самат ага Хакимов белән күптәннән таныш икән. Ул Самат Ахат улын үзенең медицина клиникасында эшләүче окулист белән ЛОР врач янына приемга алып барып дәвалау курсы билгеләргә тәкъдим итте. Без хөрмәтле ветераныбыз турында кайгыртучанлык күрсәтергә бурычлы, ул мөмкин кадәр озак яшәсен иде, ди меценат. Кәрим Абдулхак улы аксакалга сумка тутырып күчтәнәчләр дә алып килгән иде.

“Дәүләтебез, өлкә һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәт. Пенсияне вакытында китереп торалар. Бөтен уңайлыклары булган фатир да бирделәр. Туган көнем яки бәйрәмнәр җитсә, район башлыклары күчтәнәчләрен күтәреп килеп керәләр. Хәлемне гел белешеп торалар. Хәзер 9 май көнне парадка йөри алмыйм шул инде. Элекке елларда бер генә тапкыр да парадны калдырганым булмады. Яшьтәшләрем белән аралашып, яшь буынның чын патриотлар булып үсүенә сокланып утыра идек”,- ди ветеран.

Самат аганың бер оныгы, ата-бабалары традицияләренә тугрылык саклап, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Батыр, курку белмәс егетне Мужество ордены белән бүләкләгәннәр.

Самат Ахат улы быел 9 май көнне, көтмәгәндә-уйламаганда, өйләренә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихның килеп керүе турында шатланып сөйләде. Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, хәл-әхвәлемне сорашты, бездән берәр төрле ярдәм кирәкмиме, диде һәм бүләк тапшырды, ди сугыш каһарманы.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Новоспасское районы депутатлар Советы карары нигезендә, Самат Ахат улы Хакимовка “Новоспасское районының Мактаулы гражданины” дигән почетлы һәм дәрәҗәле исем бирелгән.

Язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган, лаеш шулпасын күп эчкән Самат ага Хакимов яши торган яшел йортка илтүче сукмактан беркайчан да кеше өзелми. Балалары һәм оныклары, туганнары, авылдашлары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр ветеранның хәлен белергә һәм 1945 елның ямьле маенда безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән өчен рәхмәт әйтергә ашыгалар.

“Донбасс якларында тизрәк тынычлык урнашсын иде. Сугыш афәтләре бүтән беркайчан да кабатланмасын. Батыр ир-егетләребез өйләренә исән-имин әйләнеп кайтып, балаларын үстерсеннәр, тырышып эшләп, тормышыбызны яхшыртсыннар”,- диде Самат ага, безнең белән кул бирешеп саубуллашканда.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*