tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 17 яшендә үз теләге белән фронтка киткән
17 яшендә үз теләге белән фронтка киткән

17 яшендә үз теләге белән фронтка киткән

Ефрейтор Габделхак Кыям улы Гиматов күмелгән урын озак вакыт билгесез була. Газиз әнисе – әбиебез Зәйнәб гомере буе улын зарыгып көтеп яши һәм, нинди генә булып кайтып керсә дә, елмаеп, кочак җәеп каршы алыр идем, балакаемны кадерләп карар идем, ди ул.

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында гомер кичергән бабам Кыям Сингатулла улы белән әбием Зәйнәб Гарифулла кызы Гиматдиновлар гаиләсендә алты бала туып үсә.

1922 елгы иң олы кызлары Бибисрур Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан, 1941 елның июнендә Ульяновск татар педагогия училищесын тәмамлый. Яшь белгечне Үрән авылы җидееллык мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ул анда 1947 елга кадәр укытучы булып эшли һәм тырыш, намуслы хезмәте өчен “За трудовую доблесть” медале белән бүләкләнә. Буй җиткән кыз фронттан кайтып, шушы мәктәптә военрук булып эшләүче Җәүдәт Хөснетдин улы Хайретдиновка кияүгә чыга. Шуннан соң алар гаилә башлыгының туган авылы Иске Үрәнбашка барып урнашып, мәктәптә башлангыч класс балаларына белем һәм тәрбия бирәләр.

Гиматдиновларның 1926 елгы уллары Габделхак авылда уньеллык мәктәпне тизләтелгән программа буенча тәмамлап, кулына өлгергәнлек аттестатын ала да, барлык классташлары кебек үк, 1943 елның яз башында 17 яшендә доброволец булып фронтка китә. Бу вакытта әтиләре Кыям сугыш кырында була инде. Ә әниләре дүрт бала белән өйдә утырып кала.

1929 елгы уллары Габдрахман, гаиләгә, нужадан башы чыкмаган әниләренә терәк һәм таяныч булып, ФЗУда – фабрика-завод училищесында укып йөри һәм МТСта станокта эшләргә дә өлгерә.

Ә 1933 елгы Габдулла әнисенә йорт эшләрендә булыша, сеңелләрен – 1936 елгы Бибисара белән 1939 елгы Марияне дә карый.

Мария абыйсы Габделхакның фронтка китүе турында күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли. Безне – сеңелләрен, кулларына күтәрде дә, озак итеп үпте, тиздән матур күлмәкләр алып кайтырга, аннары шәһәрне бергә барып күрергә ышандырды һәм әни белән абыйларны каты итеп кочаклады да, өйдән чыгып китте, дип сөйләгән иде ул.

Габделхак учебканы Мари АССР урманнарында үтә. 1944 елның 14 мартында сеңелесе Бибисрурга язган хаты Суслонгерда урнашкан хәрби частьтән килә. Егетнең почеркысы искиткеч матур була, өстәвенә, грамоталы яза да әле. Учебкадан соң аны Балтыйк буена, 2 Гвардияле укчылар корпусы 270 нче укчылар Демидов дивизиясенең 973 нче укчылар полкына юнәлтәләр. Ул штабта писарь-каптенармус булып хезмәт итә. Ефрейтор хәрби званиесенә ирешеп, списоктагы составка һәм коралга учет алып бара.

Сеңелесе Бибисрурга юллаган икенче хаты 1944 елның 30 сентябрендә язылган була. Сугыш тәмамланып, яхшы яши башларбыз, шуңа күрә балалар грамотасыз, надан калмасын өчен аларны ничек булса да укытыгыз, дип Габделхак акыллы киңәшләрен бирә. Энеләре һәм сеңелләре 18 яшендә батырларча һәлак булган бертуган абыйларының киңәшенә колак салып, төпле белем алалар һәм әти-әниләренең йөзенә беркайчан да кызыллык китермиләр.

Ефрейтор Габделхак Гиматов 1944 елның 21 ноябрендә 106,9 биеклеге тирәсендәге каты бәрелешләр вакытында явыз дошманның көчле уты астында, һич тә куркып калмыйча, шәхси составны учетка алу буенча сугышчан заданиене үтәгәндә батырларча һәлак була. 1945 елның 31 январенда үлгәннән соң 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазеннән шулай ук аның 1944 елның 30 октябрендә “За отвагу” медаленә лаек булуы турында билгеле.

Сугыш кырында каты яраланган әтиләре Кыям Сингатулла улын одеялга чорнап өенә кайтарганнан соң, икенче көнне военкоматтан уллары Габделхакның батырларча һәлак булуы турында өчпочмаклы хат – похоронка китереп бирәләр.

Ефрейтор Габделхак Кыям улы күмелгән урын озак вакыт билгесез була. Газиз әнисе – әбиебез Зәйнәб гомере буе улын зарыгып көтеп яши һәм, нинди генә булып кайтып керсә дә, елмаеп, кочак җәеп каршы алыр идем, балакаемны кадерләп карар идем, ди ул.

1975 елның маенда – Бөек Җиңүнең 30 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Татар Колмаерына, Гиматдиновлар гаиләсенә Латвиянең Лиепая районыннан хат килеп төшә. Приекуль горисполкомы хәбәр итүенчә, 1926 елгы ефрейтор Гиматов Габделхак 1944 елның 21 ноябрендә һәлак булган һәм Приекуль хәрби зиратында, Г-379 нчы санлы туганнар каберлегендә җирләнгән.

Туган ил, газиз Ватан хакына башын салган энебез һәм абыебыз Габделхак Кыям улының дәүләт бүләкләре турында да күптән түгел генә билгеле булды әле. Интернет челтәрендәге төрле сайтлар буенча тырышып эзләнүләребез бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Хәзер мәгълүмат чыганакларын цифрлаштыру бара бит. Шундагы кайбер документлар буенча Габделхак Кыям улы Гиматовның ни рәвешле һәлак булуы беркүпме ачыкланды. Без беренче тапкыр аның сугышчан батырлыгы һәм дәүләт бүләкләре турында белдек. Горурланабыз! Алар барысы да Россия Оборона министрлыгының Үзәк архивында сакланадыр һәм кайчан да булса туганнарына тапшырылыр дип өметләнәбез.

Шунысы йөрәкне әрнетә, күңелгә тынгылык бирми: гаиләсе болар турында озак еллар белмичә яшәде бит. Иң кече сеңелесе Мария апа гына шушы көннәргә кадәр гомер кичерде һәм аның өчен бу, чын мәгънәсендә, күз яшьләренә чыланган бәйрәм булды.

Фирдәвес СИТДИКОВА,

Ульяновск шәһәре.  

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*