tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстанда шигърият  бәйрәме узды
Чуашстанда  шигърият  бәйрәме узды

Чуашстанда шигърият  бәйрәме узды

19 гыйнвар көнне Чуашстанда чын мәгънәсендә шигърият  бәйрәме узды.  Халыклар бердәмлеге елы, Чувашиядә – Халыклар дуслыгы елы, ә Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итте.
Шуңа багышлап Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе Бөтендөнья конгрессы, Комсомол һәм Батыр округлары администрацияләре ярдәме белән мәктәп балалары өчен яшь татар шагыйрьләре белән очрашу оештырды. Казаннан балалар белән очрашуга танылган шагыйрьләр: Муса Җәлил исемендәге яшьләр премиясе лауреатлары Булат Ибраһим һәм Рифат Сәлах килделәр.
Иҗади очрашу Комсомол МО Урмай мәдәният йортында, Батыр округының Озын Куак һәм Профессор Әнвәр Зиатдин улы Фәизов исемендәге Шыгырдан мәктәпләрендә оештырылды. Чара укучыларга милли тәрбия бирү, татар халкының иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү максатыннан уздырылды.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*