Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе татарларын борчыган мәсьәләләрне тыңлады. Магнитогорск шәһәре Халыклар дуслыгы йортында татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды. Очрашуның модераторы – бу көннәрдә шулай ук Чиләбе өлкәсендә эшлекле сәфәрдә булган Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. Сөйләшү Чиләбе өлкәсе губернаторы Б.А.Дубровский һәм Магнитогорск шәһәре башлыгы С.Н.Бердников һәм башка җитәкчеләр катнашында узды.
Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Президенты белән очрашуга Чиләбе өлкәсе милли-мәдәни мохтариятнең иң актив 50гә якын әгъзасы җыелган иде.
Беренче итеп, сүз Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесниковага бирелде. Ул өлкәдәге татарлар турында мәгълүмат бирле, 2020 елда Федераль Сабантуй үткәру тәкъдимен җиткерде, губернатор бу тәкъдимне хуплады. Шулай ук Чиләбедә 2019 елда Тукай һәйкәлен ачуда бергә катнашырга чакырды.
Магнитогорскның “Татар рухы” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Кадиминур Таһиров шәһәрдә “Татар мәдәният һәм тарих үзәге булдыру кирәклеген белдерде. Шулай ук татар җәмәгатьчелеге репрессияләнгән “Магнитка”ны төзүчеләргә монумент кую, ТНВ телеканалының корпунктын ачу, Магнитогорск-Казан турыдан-туры рейслар булдыру мәсьәләсен күтәрде.
Чиләбе өлкәсе губернаторы Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасында икътисадый багланышларның нык булуын, икьтисадый мөнәсәбәтләр белән бергә гуманитар элемтәләрнең дә әһәмиятенә басым ясады. Ул Магнитогорскның татар җәмәгатьчелеге тарафыннан яңгыратылган бөтен сорауларны игътибар белән тыңлауын, һәрберсе буенча аерым эш алып барылачагын әйтте.
Татарстан Президенты, кайда гына барса да, милләттәшләр белән очрашырга тырышуын әйтте, өлкә һәм шәһәр хакимиятләренә рәхмәтләрен җиткерде, очрашуда күтәрелгән бөтен сорауларны теркәп баруын, аларны чишү өчен күрсәтмәләр бирәчәген белдерде.
Президент белән очрашудан соң Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев өлкән буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән котлады, Конгресс исеменнән бүләкләр тапшырды.
Белешмә өчен:
Чиләбе өлкәсе – Россиянең татар җәмәгатьчелеге күпләп яшәгән төбәкләрнең берсе. 2010 елда уздырылган соңгы хакык исәбен алу мәгълүматлары буенча, биредә 180 913 милләттәшебез гомер итә.
Идел буе татарларының өлкә территориясенә массалы күченүе Казан ханлыгы җимерелүе белән бәйле. Миграциянең икенче этабы XVIII гасырның икенче чирегендәбула : бу чорда татарлар Чиләбе, Чибәркүл һәм башка ныгытмаларны төзү һәм саклауда катнаша, Казахстан, Урта Азия һәм Көнчыгын Төркестан халыклары белән сатып алуларда катнаша. 1740-1760 елларда күченеп килүче татарлар чыгышы белән Казан губерниясенең Казан, Зөя, Сембер өязләреннән була.
Совет чорында татарларның Чиләбе өлкәсе территориясенә күченүе, нигездә, Магнитогорск металлургия комбинаты төзелеше һәм Магнитогорск шәһәренә нигез салынуы белән бәйле.
Хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсендә 30 га милли-мәдәни берләшмә эшли, шулар арасында иң төп оешма Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы. Конгресс эшчәнлегенең төп эшчәнлек юнәлеше татар телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау. Көньяк Урал башкаласында гына түгел, Чиләбе өлкәсенең башка шәһәрләрендә дә олылар, мәктәп балалары һәм яшьләр өчен бушлай татар теле курслары эшли. Чиләбе өлкәсе укучылары татар теле буенча төбәгара һәм бөтенроссия олимпиадаларында катнаша һәм җиңүләр яулый.
Марс Тукаев, Гүзәл Насыйбуллина