2001 елдан Федераль Сабантуй Россиянең бер төбәгендә Татарстан белән берлектә үткәрелә, һәм 2024 елда бәйрәм үткәрү эстафетасы Марий-Эл республикасына күчте!
Күчмә кубокны Марий-Эл Республикасы Хакимияте рәисенең беренче урынбасары Михаил Васютинга Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев тапшырды.
Михаил Васютин кунакларга татар телендә сәлам бирде!
– Әлеге кубокны һәм эстафетаны алу-безнең өчен зур дәрәҗә,- диде Михаил Васютин һәм Марий-Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцевның сәламләү хатын укыды.