Бүген, 2 июль, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе гөрләп уза.
Тантаналы ачылышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсендә узачагын әйтте.