tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2026 ел Чувашия Республикасында Халыклар дуслыгы елы булачак
2026 ел Чувашия Республикасында Халыклар дуслыгы елы булачак

2026 ел Чувашия Республикасында Халыклар дуслыгы елы булачак

Чувашия халыклар дуслыгы йортында Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре 2025 елгы эшкә йомгак ясадылар.

Чараны ачып, «Россия халыклары Ассамблеясе» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе урынбасары Валерий Андреев Чувашиянең милли-мәдәни берләшмәләренә актив эшчәнлекләре, проект эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Ассамблеяның яшьләренә һәм диаспораль бергәлекләргә уңышлар һәм мәгълүмати активлык теләде.

Әлеге чарада Чувашстанның милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров та катнашты. Илдә сугыш барганда, ул милли – мәдәни берләшмәләрне ныграк бердәмлеккә һәм активлашырга өнди.

РФ Президенты Владимир Путин 2026 елны “Россия халыклары бердәмлеге елы” дип, ә Чувашия Республикасы башлыгы  нигезендә 2026 ел Чувашия Республикасында Халыклар дуслыгы елы дип игълан ителде. Әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребездән чыгып, Чувашстанда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве Россиянең башка күп өлкәләренә үрнәк булып тора.  Әйтеп үтәргә кирәк, Чувашстандагы Шымыршы, Комсомол районнарында бер авылда  төрле милләт вәкилләре  элек-электән дә, хәзер дә  бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып, кунакларга йөрешеп, барын-югын уртаклашып  яшиләр.  Бу үрнәк озак елларга саклансын иде.

Чыганак:  Чувашстан татарлары  милли-мәдәни берләшмәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*