Бүген, Якутиядә XXV Федераль Сабантуйны ачу тантанасы кысаларында, бәйрәмнең «Тулпар ат» күчмә символын тапшыру тантанасы узды. 2001 елдан бирле Федераль Сабантуй Россиянең бер төбәгендә Татарстан белән берлектә үткәрелә.
2026 елда Федераль Сабантуйны кабул итү хокукын Омск өлкәсе алды. Сәхнәдә Сабантуйның күчмә символы тантаналы рәвештә Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Андреевич Колесникка тапшырылды.