Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия Федерациясенең Татарстандагы Рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны” бәйгесе кысаларында «Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем», “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” дигән иҗади сәхифәләр уздырган иде. Әлеге бәйгеләр әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелде.
24 апрель көнне 15:00 сәгатьттә А.Н. Мәҗитов музеенда әлеге бәйгеләргә килгән эшләрнең күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә 24 апрельдән 1 июньгә кадәр эшлиячәк. Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27, А.Н. Мәҗитов музее. Телефон: +7(843) 264–35–22, көн саен: 10.00 – 17.00, ял көне: дүшәмбе
Өстәмә мәгълүмат:
- Солтанова Рауза Рифкать кызы, +7 960 039-9358; [email protected]
- Идрисова Кадрия Рәис кызы т. +7 987 291-2428; [email protected]