1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.

13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли музеенда “Моабит дәфтәре” концерты була.
Бөтенроссия һәм Чиләбе шәһәренең Рус мәдәнияте үзәгенең Ир-атлар хоры һәм “Мечта” Хатын-кызлар Академик хоры Халыкара конкурслары лауреатлары башкаруында музыкаль-әдәби чыгышлар көтелә.
Чара кысаларында “Үлсә дә, герой кала” исемле күргәзмә эшлиячәк. Күргәзмәдәге фотографияләр һәм документлар Муса Җәлилнең фаҗигале тормышы белән якыннанрак таныша алачак.
