tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 26-29 август көннәрендә Иске Татар бистәсендә «Печән базары» татар мәдәнияте фестивале узачак
26-29 август көннәрендә Иске Татар бистәсендә «Печән базары» татар мәдәнияте фестивале узачак

26-29 август көннәрендә Иске Татар бистәсендә «Печән базары» татар мәдәнияте фестивале узачак

Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары кураторы Ләйсән Фәхриева ТНВның «Здравствуйте» тапшыруында фестивальнең яңалыклары белән уртаклашып кайтты. Ул «Печән базары»ның быелгы тематикасы, программа үзенчәлекләре, шулай ук татар винтажына багышланган махсус мәйданчык турында сөйләде. Бу көннәрдә Кабан күле яр буенда милли киемнәр, интерьер әйберләре һәм фотозоналар тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль кунакларын мастер-класслар, балалар өчен мавыктыргыч уеннар, иҗади күргәзмәләр, кичке концертлар һәм җанлы музыка көтә. «Печән базары» – шәһәр йөрәгендә татар рухын тояр өчен менә дигән мөмкинлек.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*