tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында лекторий узачак
26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында лекторий узачак

26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында лекторий узачак

Бу чарада татар теле, әдәбияты һәм милли үзаң турында сөйләшербез. Аларның тарихы һәм бүгенге көне арасында бәйләнешләр табарбыз, онытылган кыйммәтләрне искә төшербез.

ПРОГРАММА:
13:00-13:45
«Татар кайчан татар булган?»
Илдар Шәфыйков — тарихчы, бәйсез тикшеренүче, «Байки от Бабайки» каналы авторы

13:50-14:35
«Бәхет, милләт һәм әдәбият»
Айдар Шәйхин — татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры мөдире, КФУ диннәрне өйрәнү кафедрасының өлкән укытучысы

14:40-15:25
«Тукай нигә бөек һәм әдәбият кайчан бетәчәк»
Луиза Янсуар — шагыйрь, тәрҗемәче, драматург, журналист һәм әдәбият галиме

Урыны: Г. Камал театры яңа бинасының кече залы

Игътибар: лекторий вакыты үзгәрергә мөмкин

Теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/68077a15505690bacbb1c958/

Чыганак: TATFORUM

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*