26 апрельдә Казанда ике урында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак.
09.30 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәк салу тантанасы була.
Ә 11.00 сәгатьтә ТР Хөкүмәте вәкилләре, иҗади интеллигенция, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары әдипнең Тукай скверында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр сала.
Чыганак: tatar-inform.tatar