Соңгы 2-3 атна эчендә 26 мең Татарстан кешесе социаль челтәрләргә #ҮЛЕМСЕЗПОЛКОНЛАЙН хештегы белән фотолар һәм истәлекләр урнаштырган. Бу хакта «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны кысаларында «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия хәрәкәтенең үзәк штабы әгъзасы, региональ бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Халиков җиткерде.
«Хәзерге технологияләр күпме кешенең онлайн катнашуын санап чыгарга мөмкинлек бирә. Кешеләр фотолар гына урнаштырып калмыйча, Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турында истәлекләр белән уртаклашалар», — диде Тимур Халиков.
«Үлемсез полк» гомумроссия хәрәкәте быел онлайн форматка күчте. Хәзерге вакытта «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны youtube-каналда һәм барлык социаль челтәрләрдә бара.