Төмән шәһәре себертатар автономиясе шурасы рәисе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин сүзләренчә, Себертатар теле көнен узган ел гына үткәрә башлауга карамастан, ул киң кулланылыштагы тел булырга тиеш дигәнне аңлаучылар арта бара. Сәгыйдуллин Азатлык сорауларына җавап бирде.
– Төмән шәһәренең себертатар автономиясе узган ел Себертатар теле көнен үткәргән иде. Быел да бәйрәм итәргә җыенасызмы?
– Бу бәйрәмне 28 ноябрьдә зурлап үткәрәчәкбез. Төмән шәһәрендәге татар мәдәният үзәгендә булачак чарага татар җәмәгатьчелеге белән бергә өлкәдән татар теле укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре дә киләчәк. Быел да себертатар теленә, тарихына, киләчәгенә багышланган чыгышлар булачак. Аннары сәнгатькәрләр себертатарларның җырларын, биюләрен башкарачак итеп һәм шулай ук йолаларын да күрсәтәчәк.
Чыгышларга килсәк, аларның күпчелеге себертатарларның бүгенге көнкүрешенә, интернетта себертатар телен куллануга һәм себертатарларының нинди хокукларга ия булуына һәм аларның гадәти тормышта куллану-кулланылмавына багышланачак. Иң беренче чиратта, булган кануннар нигезендә алдагы тормышыбызны ничек корачакбыз һәм себертатарларның тагын нинди хокуклар ала алуын халыкка җиткерәсебез дә килә. Бу җитди мәсьәләне себертатар автономиясенең башкарма рәисәсе Нәсия Уразова күтәрәчәк.
Себертатарларының электән үк килгән проблемнары бар. Аларның кайберләре бүген бигрәк тә җитди төсмер алды. Мисал өчен, табигать байлыкларын куллану мөмкинлекләре көннән-көн кими бара. Күлләр хосусыйлаштырылганга балык тота алмыйлар. Нефть-газ таба башласалар, хокукларын һәм тиешле кануннарны белмәгәнгә, көтүлекләрсез калачаклар, печәнлекләре дә бетәчәк.
Әгәр үз вакытында себертатарларга автономияне җитди итеп сораган булсак, бәлки, бүген хәлләр башкачарак булыр иде. Уйлап карагыз, хәзер Русиядәге алманнарның ике автономияле районы бар. Берсе – Алтайда, икенчесе – Омски өлкәсендә. Без, себертатарлар җирле халык булсак та, андый территориаль автономиябез юк. Кануннарга таянып мондый автономия эшләп буламы һәм халык аны кирәксенәме? Менә бу якларын да белергә телибез.
– Себертатар теле көнен игълан итүегезгә бер ел булды. Халык ничек кабул итә бу көнне?
– Белгәннәр, ишеткәннәр моңа бик шатлана. Безнең телебезнең дә абруе арта дип куанышалар. Әле безнең телебезне күтәрү кирәклеген аңламаучылар да бар, әмма телебез киңрәк кулланылырга тиеш дигәнне аңлаучылар артканнан-арта бара. Себертатар телендә чыгучы “Ҡәбәрце” (“Хәбәрче”) газетын, кайчан чыга икән дип, эзләүчеләр дә арта. Без быел себертатарлар көненә әлеге газетның яңа санын әзерләп бетерә алмадык.
– Себертатар теле көне игълан ителгәч Себердәге башка мәгълүмат чараларында себертатарлар теленә игътибар арттымы?
– Элегрәк ничектер себертатар теле, хәтта себертатар мәдәнияте дигән төшенчәләргә дә сагаебрак карый иделәр. Хәзер исә бу төшенчәләр кулланылышка кереп килә. Боз кузгалды дисәк тә була. Шулай да себертатар теленә каршы милләтчеләр дә бар. Алар: “Себертатарларның теле мөстәкыль тел түгел”, дип һәрдаим белдереп килә.
– Милләтпәрвәр Әнәс Гаитов үз вакытында Төмән өлкәсе татарларының “Яңарыш” газетына себертатар телендә әзерләп язмалар бастыра иде. Хәзер “Яңарыш” тарафыннан себертатар теленә игътибар бармы?
– “Яңарыш”та себертатар теленә бөтенләй урын юк. Сәбәбе, бәлки, бу газетны да хакимиятләр финанслагангадыр. Хәзер бит “Проблем булмаса – яхшы” дигән шигар белән генә яшиләр һәм себертатарлар алдында торган проблемнар турында да язмаска тырышалар.
– Хакимиятләр, мисал өчен, Төмән өлкәсенең милли эшләр комитеты бу көнне таныдымы?
– Хакимиятләр “Себертатар теле грамматикасы”н чыгару өчен акча бирде. Шуңа күрә, алар безнең телебезгә һәм бу көнгә каршы дип әйтеп булмый. Шул ук вакытта, бу бер китап белән генә ерак китеп тә булмый. Алга үсеш, мәктәпләр өчен дәреслекләр язу кирәк. Әлегә бу эшләрне хакимиятләрдән башка гына эшләрбез дигән карарга килдек. Аларны чыгарырга хакимиятләр булышырмы әллә юкмы, монысы икенче мәсьәлә.
Себертатар теле көне алдыннан “Себер татарлары. Библиографик белешмә” дигән яңа китап та дөнья күрде. Анда XVIII гасырдан 2013 елга кадәр себертатарлар, Себердәге татарлар турында язылган бөтен мәкаләләр, язмалар, басмаларның исемлеге тупланган. Бу китапны Төмән өлкәсенең фәнни китапханәсе 500 данәдә чыгарды. Ул өлкәдәге бөтен китапханәләргә дә таратылачак.
“Азатлык” радиосы