Казанда XIV БӨТЕНРОССИЯ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ ЭШМӘКӘРЛӘРЕ ҖЫЕНЫ узачак. Җыенда 900дән артык катнашучы булыр дип көтелә.
Кунаклар һәм катнашучылар арасында кече бизнес, фермер хуҗалыклары, һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре булачак. Әлеге чара тәҗрибә уртаклашу, авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып тора.
Җыенның тарихы
Бөтендөнья татар конгрессы татар авылларын саклау һәм үстерү буенча актив эшчәнлек алып бара. 2008 елда оештырылган «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы РФ Юстиция министрлыгында теркәлү узды. Аның эшенә илнең төрле төбәкләреннән авыл бизнесының перспектив юнәлешләрен тормышка ашыручы авыл эшмәкәрләре җәлеп ителгән. Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән Россия Федерациясенең 4500 гә якын татар авылының мәгълүмат базасы булдырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын оештырды.
Җыенның социаль һәм хәйрия миссиясе.
Җыен гадәттәгечә бизнесның социаль җаваплылыгы һәм татар дөньясының бердәмлеген ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирә.
Чара татар эшкуарлары арасында ярдәм итү, танышу һәм үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып хезмәт итә, Россия Федерациясенең татарлар яши торган регионнары арасында горизонталь элемтәләрне ныгытуга, шулай ук тотрыклы эшлекле һәм мәдәни багланышлар булдыруга ярдәм итә.
Россия төбәкләрендә бизнесны һәм татар берләшмәләрен үстерүгә файда китерә торган инициативаларга аерым игътибар бирелә:
– үзара ярдәмләшү һәм мәдәни традицияләрне саклау;
– мәгарифкә һәм яшьләргә ярдәм итү;
– җәмгыятьне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән социаль проектларны гамәлгә ашыру.