tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 29 октябрьдә Башкортстан татарлары Конгрессының Башкарма комитеты әгъзалары утырышы үткәрәлде.
29 октябрьдә Башкортстан татарлары Конгрессының Башкарма комитеты әгъзалары утырышы үткәрәлде.

29 октябрьдә Башкортстан татарлары Конгрессының Башкарма комитеты әгъзалары утырышы үткәрәлде.

Утырышта киләчәккә эш планнары билгеләнде, оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Башкарма комитетның эшчәнлеге татар телен, тарих, дин, мәдәниятне саклау һәм үстерү, шулай ук татар җәмәгатьчелегенең мәнфәгатьләрен вәкиллек итү юнәлешендә дәвам ителәчәк.

Эшләр түбәндәге комиссияләр арасында бүленде:

· Мәдәният һәм сәнгать комиссиясе;
· Мәгариф һәм фән, балалар белән эш һәм мәктәпкәчә тәрбия комиссиясе;
· Яшъләр эше комиссиясе;
· Медицина һәм спорт комиссиясе;
· Язучылар һәм шагыйрьләр белән эш комиссиясе (Әдәби-иҗади комиссия);
· Төбәкне өйрәнү һәм тарих комиссиясе;
· Мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр комиссиясе;
· Дини оешмалар белән элемтә комиссиясе (Рухи-әхлакый тәрбия комиссиясе);
· Эшмәкәрләр белән эш һәм икътисади үсеш, читтәге бәйләнешләр һәм регионнар белән эш комиссиясе;
· Уфа шәһәре мохите комиссиясе.

Төрле өлкәләрдәге күренекле шәхесләрне берләштергән комиссияләрнең эшчәнлеге, татар халкының мәдәни, рухи һәм икътисади үсешенә, шулай ук аның мәнфәгатьләрен яклауга ярдәм итәчәк. Уңышлар телибез! Бергә булып, бердәм булып эшләргә, халыкка хезмәт итәргә язсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*