tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2А сыйныфы укучылары Люция Әблиева белән очрашты
2А сыйныфы укучылары Люция Әблиева белән очрашты

2А сыйныфы укучылары Люция Әблиева белән очрашты

10 нчы февраль көнне Казан шәһәренең “Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясе”нең 2А сыйныфы укучылары Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиева белән очрашты. Укучылар чарага Зөһрә Рәшит кызы Юсупова җитәкчелегендә җентекләп әзерләнгәннәр: малайлар – түбәтәйдә, кызлар – калфакта, шагыйрәнең балалар өчен язылган шигырьләрен ятлаганнар, аларга рәсемнәр ясаганнар, үзләрен кызыксындырган сорауларын әзерләгәннәр.

Люция Әблиева үзенең иҗаты белән мавыктыргыч итеп таныштырды, укучыларны төрле уеннарга җәлеп итте. Аның: “Татар телен белгән югалмас”, – дигән фикере белән барысы да килеште, берсеннән-берсе узып, әти-әниләренең, укытучыларның татар телен өйрәтүләрен сөйләделәр. Очрашу сюрпризсыз да узмады. Люция Әблиева сүзләренә язылган “Токмач кисәм” (“Балачак җыры” конкурсында җиңү яулаган җыр) җырын башкаручы Алсинә Кашапова да шушы гимназиядә белем ала булып чыкты. Язучы аңа да, 2А сыйныф укучыларына да китапларын бүләк итеп калдырды.

Чыганак: ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ / СОЮЗ ПИСАТЕЛЕЙ РТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*