Татар халкының яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Сабан туе үз шаукымы белән мәйданнарны гөрләтә башлады. Милләттәшләребезгә 30-31 май көннәрендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында узачак сабантуйларның исемлеген тәкъдим итәбез.
30 май көнне:
- Украинаның Запорожье шәһәрендә;
- Казакъстан Республикасының Атырау шәһәрендә;
- Свердловск өлкәсенең Кировград шәһәрендә;
- Ростов өлкәсенең Ростов-на-Дону шәһәрендә;
- Волгоград өлкәсенең Волгоград шәһәрендә (балалар өчен Сабантуй);
- Ставрополь краеның Ипатово районындагы Кече Барханчак авылында;
- Бурят Республикасының Мухоршибирь районы Мухоршибирь авылында (30-31 май көннәре);
- Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә;
- Ульян шәһәренең Идел арты районында (Заволжский район);
- Самара өлкәсенең Камышлы районы Байтуган авылында;
- Пенза өлкәсенең Городище районы Югары Әләзән авылында;
- Пермь краеның Соликамск шәһәрендә;
- Пермь краеның Чайковский шәһәрендә;
- Чуашстан Республикасының Канаш шәһәрендә.
31 май көнне:
- Венгриянең башкаласы Будапешт шәһәрендә (балалар өчен Сабантуй);
- Үзбәкстан дәүләтенең Ташкент өлкәсе Янгиюль шәһәрендә;
- Үзбәкстан дәүләтенең Фергана өлкәсе Фергана шәһәрендә;
- Свердловск өлкәсенең Әҗегол (Азигулово) авылында (балалар өчен Сабантуй);
- Мордовиянең Ләмбрә районы Ләмберә авылында (с.Лямбирь Лямбирского района).