Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә Лариса Чәмилованың (Баширова) иҗат кичәсе узды. Җырчыны шатлыклы вакыйга белән укытучылары, коллегалары котладылар. Себер татар мәдәният үзәге директоры Гөлнара Кәримова коллективы исеменнән җылы теләкләрен җиткерде, Рәхмәт хатын тапшырды. Себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских автономия әгъзасы Лариса ханымга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. Тубыл районы Лаемтамак авылында туган, монда мәктәпне тәмамлаган Лариса Мөсалам кызының язмышы сәхнә, җыр белән бәйле була. Ул мәктәптә укыган елларында концертларда еш катнаша. Абыйсы Әнвәр оста баянда уйный. Лариса мәктәпне тәмамлап Тубыл медицина училищесына укырга керә. Укыган чорында төрле мәдәни чараларда катнаша. Училищены тәмамлап себер татар мәдәният үзәгенең “Ял” ансамблендә җырлый башлый. Ул елларны сагынып Лариса ханым хатирәләре белән уртаклашты:”Минем Тубыл шәһәрендә башлангыч чор иҗатым себер татар мәдәният үзәге белән бәйле булды. Рәхим абый Тимканов җитәкчелегендә без яңа җырлар өйрәндек, мәдәният үзәге оештырган концертларда катнаштык. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы була иде. Аннары Назалия апа Газиева “Иртеш моңнары” ансамблен оештырды. Бу ансамбльдә минем бертуган абыем Әнвәр Баширов(мәрхүм) баянда уйный иде. Ул елларны шәһәр театрында да җырлаган чаклар онытылмый. Себер татар мәдәният үзәгенә репетицяләргә килә идек. Монда татар моңы, татар җырлар яңгырап торды. Киләчәккә яңа, иҗади планнар корган чор булды. Җитәкчеләребез Әнәс абый Гаитовны, аннары күп еллар эшләгән Сафиулла Ильясовны җылы сүзләр белән искә алам. Без авыллардан килгән татар моңын, татар җырларын яраткан яшь җырчылар “Себер нурлары” ансамблендә җырлый башладык. Ансамбль Динара Әпсәләмова җиткәчелегендә Сабантуй, Рамазан, Корбан бәйрәмнәрендә катнаша иде. Һәр бәйрәмгә төпләп әзерләнә идек. Мин бу ансамбльдә 9 ел җырладым. Ансамблебез, мин үзем дә төрле дәрәҗәле дипломнарга лаек булдык. Татар мәдәнияте белән кызысынучыларның саны елдан ел арта барды. Аннары шәһәрдә һәм өлкәбездә танылган “Илтус һәм дуслары” вокал төркеме белән өлкә күләмендә узган чараларда катнаша башладык. Бу вокал төркемендә эшләгәнемә 7 ел булды. Җитәкчебез Илтус абый Уразмәмәтовка рәхмәтлемен. Бү вокал төркеме белән себер татар мәдәният үзәгендә, өлкәбезненең күп шәһәрләрендә, авылларда матур концерталар оештырабыз. Монда татар теленең патриотлары җыелганнар. Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алдык, дипломнарыбыз, Рәхмәт хатларыбыз да бар. Гаиләмдә кызым, улым ике оныгым да татар җырлырын, татар сәнгатен яраталар. Мин яратып, дөнья мәшәкатьләрен онытып Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи башкарган җырларны интернеттан табып тыңларга яратам”,-дип сөйләде.
Лариса иҗат кичәсендә катнашкан укытучылары Сөнгатулла һәм Заһидә Бекениннарга, җырчылар: Хәсән Хучашевка, Нәркиз Нигмәтуллинга, Илтус Уразмәмәтовка, Зөһрә Тимергалиевага, Миләүшә Ишкуловага, Гөмәр Янгучинга, Әлфия Айбатовага, себер татар мәдәният үзәгенә, иҗат кичәсенең төп оештыручысы себар татарлары автономиясенә рәхмәтләрен белдерде. Бу чарада себер татар автономия әгъзалары: Лариса Чәмилова, Әлфия Майгадарова, Суфия Казукова, Нәсимә Корманова, Фаил Нигъмәтуллин, Равилә Фазылова, Фания Мелибаева, Гүзәл Беквалиева, Хәмит Каимов өлкә милләтләр комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ларисаның Тубылда үзган иҗат кичәсендә тамашачылар шыгрым тулы булды.
Лариса Мөсалам кызы концертка билетлар сатудан кергән акча МХО фондына юнәлдереләчәк дип әйтте. Җырчыга тамашачыларын сөендереп озын, җырлы юллар үтәргә язсын дигән теләктә калабыз.
Римма Умитбаева, Тубыл шәһәре