tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 30 елдан соң кабат сәхнәдә: «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» премьерасын тәкъдим итә
30 елдан соң кабат сәхнәдә: «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» премьерасын тәкъдим итә

30 елдан соң кабат сәхнәдә: «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» премьерасын тәкъдим итә

Театрның әйдәп баручы артистлары элек уйнаган спектакльдә бу юлы мөмкинлекләре чикле балалар катнаша.

17 май 12.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында эшли торган, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» әкияте премьерасын (0+) тәкъдим итә. Автор – Шамил Фәрхетдинов, куелыш җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, режиссер – Салават Хәбибуллин. Спектакль «Во благо вместе» хәйрия фонды ярдәме белән куела.

Спектакльдә барлыгы 15 бала, өч әни һәм бер әти кеше катнашачак. 2024-2025 елгы театраль сезонда студиягә ике яңа шәкерт кушылган. Хәзерге вакытта «Могҗиза»га 20 гә якын бала йөри. Шәкертләрнең күпчелеге – Казан шәһәреннән, икесе Татарстан районнарыннан: Балык Бистәсе районыннан – Илшат Сөнгатуллин һәм Теләче районыннан – Айрат Якупов.
17 майда премьера спектакле алдыннан, 11.00 сәгатьтә, театр фойесында аерым программа да көтелә. Биредә махсус кунаклар — татар эстрадасы җырчылары Алинә Сафиуллина һәм Ильвира Хамматова чыгыш ясаячак. Шулай ук хәйрия ярминкәсе дә узачак.

Искәртеп узыйк, «Алтын алма» пьесасы Шамил Фәрхетдинов тарафыннан 1996 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары, хәзер К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артистлары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин – өчен диплом спектакле итеп махсус заказ белән язылган. Шул ук елны сәхнәләштерелеп, якынча биш ел театр сәхнәсендә уйналган. «Алтын алма» – Шамил Фәрхетдиновның драматург буларак язган икенче пьесасы. Әлеге әсәрдә шушы артистларның һәрберсе өчен рольләр аерым атап язылган.

Салават Хәбибуллин, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, спектакль режиссеры:
– Әлеге әсәргә Шамил абый Фәрхетдиновның пьесасы булганга алынырга булдым. Беренче постановканың куелышына киләсе елга 30 ел тула. «Могҗиза» театр студиясе репертуарында әлегә әкиятләр куелганы булмады. Бу әсәргә алыну сәбәпләре – шушылар.
Спектакльнең үзенчәлеге шунда: һәрбер әкиятнең нәтиҗәсендә бары тик яхшы гамәлләр ята. Ул да булса тугрылык, ышану, дуслык, ярдәмләшү. Безнең студиябезнең дә «Без бергә! Без көчле!» дигән девизы бар. Әлеге әсәр аңа да бик тәңгәл килә. Бу әкият мөмкинлекләре чикле балалар карашы аша тасвирлана.
Әкияттә катнашучы геройлар – студия шәкертләре белгән, ишеткән персонажлар. Рольләрне бүлешкән вакытта да моның турында балалардан да, әти-әниләрдән дә ишеттек. Балалар өчен әкият кызыклы, мавыктыргыч, аны кую барышында шәкертләрнең эшләү тәҗрибәсе дә арта. Бу алдагы эшчәнлеккә дә уңай тәэсир итәчәк.

Источник: teatrtinchurin

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*