2025 елның 18 октябрендә Казакъстан Республикасы Атырау шәһәрендә Атырау өлкәсе татарлары һәм башкортларының “Татулык” этномәдәни берләшмәсенең 30-еллыгы уңаеннан тантаналы кичә узды. Чарада катнашыр өчен Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борханов юлланды.
Милләттәшләребезне әлеге тантаналы вакыйга белән котларга шулай ук Казакъстан халкы Ассамблеясе, Атырау шәһәре хакимияте вәкилләре, Казакъстанның Актүбә, Җаек, Астана шәһәрләреннән татарлар да килгән иде.
Л.Р.Кутеева Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Рәисе В.Г.Шәйхразыевның тәбрикләү сүзләрен җиткереп, берләшмәнең актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кичә Татарстанның атказанган артистлары һәм җирле сәнгать әһелләренең чыгышлары белән үрелеп барды.