Бүген Владимир шәһәренең “Ак калфак” оешмасы “Татарча диктант” бөтендөнья акциясенә кушылды. Диктант өлкә китапханәсендә балалар һәм яшьләр өчен язылган. Оештыручы-Янбекова Индира. Диктантны укыды – Касатикова София Мирзаҗиян кызы. Чарада 14 кеше катнашты.
Аннан соң милли камыр ризыклары белән чәй эчтеләр, җырлар җырладылар, аралаштылар.