Төмән шәһәренең чик сакчылары паркыннан гуманитар ярдәм белән чираттагы 31 нче конвой махсус хәрби операция зонасына озатылды. Аның күләме 120 тонна тәшкил итә. Болар -12 трал, 31 автотехника, 16 мототехника, төзелеш материаллары, инструментлар, медикаментлар, маскировка челтәрләре, костюмнар һәм башка кирәкле әйберләр. Гуманитар йөкне әзерләүдә өлкәнең төрле районнарыннан ярдәмчеләр һәм 43 волонтерлар оешмасы катнашты.
«Бу иң зур йөк. Бу юлы күбесе төзелеш материаллары. Чөнки безнең егетләргә яңа урыннарда яшәргә туры килә. Йөкне сугышчыларыбызның гаризалары буенча әзерлибез», – диде әлеге эшне махсус хәрби операциянең беренче көненнән башлап башкаручы, «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов. Җыелган халык каршында өлкә Думасы депутаты Владимир Ульянов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Рзаев, шәһәр Думасы рәисе Светлана Иванова, шәһәр хакимиятенең административ департаменты директоры урынбасары Вадим Фәйзулин, өлкә иҗтимагый палатасы җитәкчесе Геннадий Чеботарев һәм башкалар чыгыш ясадылар.Төмән өлкәсе милләт эшләре комитеты рәисе Роман Рзаев волонтерлык оешмаларына, эшмәкәрләргә, җәмәгатьчелеккә рәхмәт белдерде. Шулай ук төбәк хакимияте органнары исеменнән Нуртдин Ибраһимовны 65 яшьлек туган көне белән котлады. «Сезнең гадәттән тыш оештыру сәләтегез, яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшендә зур эш алып баруыгыз һәм максатчанлыгыгыз, ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары турында кайгыртуыгыз тирән хөрмәт хисе уята. Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәүче хәрби бүлекчәләргә ярдәм күрсәтү буенча армый-талмый эшләвегез аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Сезнең катлаулы мәсьәләләрне чишә белүегез ветераннар хәрәкәтенең башка катнашучыларын рухландыра, аларны тормышка ашыруда тупларга ярдәм итә торган үрнәк булып тора», – диде. Светлана Иванова да Нуртдин Ибраһимовны юбилее белән котлады, аның актив тормыш позицияле чын патриот икәнен, илебездәге хәлләргә битараф булмаган кеше булуын билгеләп үтте.
Чираттагы гуманитар йөкне җибәрү митингында актив волонтерларны, матди ярдәм күрсәтүчеләрне Рәхмәт хатлары, «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медальләре белән бүләкләделәр.
Өч көннән йөкләрнең бер өлеше Краснодарга, бер өлеше Донецкка, Мариупольгә һәм Курск юнәлешенә китәчәк.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Чыганак: yanarish72.ru