8 ноябрь көнне безнең лицей Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашты.
Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру. Әлеге акциядә безнең лицейның 5-11 сыйныф укучылары һәм укытучылары, «Кояшлы шәһәр”микрорайонында яшәүчеләр үзләренең татар теленнән белем дәрәҗәләрен тикшерделәр.