Үткән шимбә көнне Ульяновскиның Җиңү паркы һәм ипподромы территориясендә 35 нче юбилейлы өлкә Сабан туе гөрләп узды. Өлкә Хөкүмәте, шәһәр хакимияте, өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Халык мәдәнияте үзәге, Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган милли бәйрәмебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.
Чал тарихы ерак гасырларга барып тоташкан Сабан туеның шәрәфле кунакларын халкыбызның затлы вә татлы ризыгы – чәкчәк белән каршы алганнан соң, күрше Татарстан Республикасының Буа районы иҗат коллективлары тамашачы игътибарына “Җиңү Сабан туе” дип исемләнгән вокаль-хореографик композиция тәкъдим иттеләр. Аннары мәйдан тутырып килгән халыкны өлкә Губернаторы Алексей Русских сәламләде.
“Сабантуй – безнең уртак мәдәни байлыгыбыз. Шушы күркәм бәйрәмгә килеп, шатлыклы, бәхетле мизгелләр кичерү мөмкинлеге тудырган өчен татар халкы вәкилләренә чын ихластан рәхмәт әйтәбез. Ул киләчәктә дә үзара аңлашып һәм килешеп яшәүгә этәргеч бирсен, ә бәйрәм рухы яңа җиңүләргә һәм казанышларга илһамландырсын иде”,- диде төбәгебез башлыгы.
Алексей Русских тантана кунакларына дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. “Волжанка” кондитер фабрикасының шоколад цехында кәнфитләр ясаучы Миннур Валеева Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин өлкә Губернаторының “Благодарю” дип аталган билгесенә лаек булды. Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Ульяновск бүлекчәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов – Губернаторның Мактау грамотасын, Ульяновск районы депутатлар Советы депутаты Рафаэль Закиров, Новоспасское районы “Перлотто” авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе Константин Захаров, Новоспасское районы “УК Новоград” ширкате генераль директоры Илгиз Рафиков, Чынлы районы “Элеватор Цильна” ширкате башкарма директоры Владимир Сибгатулин һәм Радищево районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Иркә Юмангулова Губернаторның Рәхмәт хатларын алу бәхетенә ирештеләр.
Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы Айрат Гибатдинов милләттәшләребезне үзебезчә, татарча сәламләп, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Сабан туеның озын гомерле булуын теләде. Ә өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Виталий Кузин Новоульяновск 1 нче урта мәктәбенең математика укытучысы, “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллинага өлкә парламентының Мактау грамотасын тапшырды. Ерак юлны якын итеп килгән мөхтәрәм кунаклар – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Татарстанның Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен һәм мәркәзебез Казанның кайнар сәламен җиткерделәр. Аннары өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Сабан туен оештыруда ярдәмнәре өчен өлкә Губернаторы Алексей Русских белән мәдәният министрлыгына, күрше Буа районы җитәкчелегенә, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештереп, халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасын ачык дип игълан итте.
“Сабантуй – ул шанлы һәм данлы тарихыбызны, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга мәхәббәтебезне һәм киләчәккә өмет-ышанычыбызны чагылдыручы бәйрәм. Бу көнне без бергә җыелып, рухыбызны ныгытабыз, татар халкының бай мәдәни мирасын дәвам итәбез һәм бердәм, бергә булуыбызны күрсәтәбез”,- диде Рамис Сафин.
Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Алсу Айзатуллина өлкә Губернаторы тарафыннан игълан ителгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында быел 1 класска баручы балаларга букчалар тапшырды. Ә Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина өлкә татар автономиясе президиумы исеменнән татар хәрәкәтендә актив катнашучыларны – Әлфия Шайхаттарова, Дамирә Сәлимҗанова һәм Мәйсәрә Хәйруллинаны, авыл хезмәтчәннәре Наил Саржанов белән Марсель Насыровны мохтариятнең Мактау грамоталары белән бүләкләде. Шулай ук Ульяновск өлкәсе муниципаль берәмлекләренең “Милли подворьелары” арасында үткәрелгән традицион конкурс нәтиҗәләре дә билгеле булды. Мәләкәс районының милли рухлы, зәвыклы итеп бизәлгән татар утары 1 нче урынга лаек табылды. Ә Яңа Малыклы районы һәм Димитровград шәһәре милли утарлары 2 һәм 3 нче урыннарны үзара бүлештеләр. Аларга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырылды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, үзәк сәхнәдә һәм киң мәйданның төрле почмакларында бай эчтәлекле концерт программасына һәм милли уеннарга, татарча көрәш бәйгесенә һәм атлар чабышына старт бирелде. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары, Халыкара һәм Бөтенроссия җыр конкурслары лауреатлары, озак еллар “ТНВ” каналында “Җырлыйк әле” тапшыруын алып барган Алинә һәм Азат Кәримовлар, өлкәбезнең һәм Татарстанның танылган сәнгать осталары үзләренең дәртле биюләре һәм җырлары белән чыгыш ясадылар. Милли бәйрәмдә Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең грантлар конкурсы нәтиҗәләре буенча бүлеп бирелгән акчага “Җиңү Сабан туе” проекты тормышка ашырылды. Тантана алдыннан дөнья күргән “Сембер язлары” әдәби альманахы укучыларга тәкъдим ителде һәм сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, СВО геройларының якыннары белән чәй өстәле артында очрашу узды. “Җиңү” паркында җәелеп киткән “Яшьләр” мәйданында тамашачыны төбәкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары чыгышы, мавыктыргыч һәм кызыклы флешмоблар, конкурслар, дискотека көтә иде. “Татар утары”нда урын алган “Балачак дөньясы” мәйданчыгында балалар һәм аларның әти-әниләре төрле бәйгеләрдә катнашып, көне буе күңел ачтылар. Аларны шәһәр башлыгы Александр Болдакин белән шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин сәламләде. “Балалар мәйданчыгы”ның программасы да эчтәлекле итеп төзелгән иде – биредә милли уеннар оештырылды, шулай ук “Сембер карлыгачлары” һәм “Әпипә” өлкә балалар конкурсларында җиңүчеләр үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте. “Халык талантлары” мәйданчыгыннан да иртәдән кичкә кадәр бер дә кеше өзелмәде. Моның сәбәбе билгеле – биредә Ульяновск шәһәре һәм өлкәсенең танылган иҗат коллективлары чыгыш ясады. Ә “Милли уеннар” мәйданчыгында өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да капчык белән сугышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү конкурсларында һәм башка бәйгеләрдә үзләрен сынап карап, призлар оттылар. “Өмет” газетасы мәйданчыгы тирәсендә дә көне буе халык бөтерелде. “Балалар сәхифәсе”ндәге сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдык, үзләрен чын татар итеп санап, туган телебезне яратучыларны киләсе яртыеллыкка газетага яздырдык.
Төш чагында болытлар куерып, яңгыр сибәләп торса да, халык өйләренә кайтып китәргә ашыкмады. Кулларына зонтикларын – кулчатырларын тотып, татарча көрәшне ахыргача күзәттеләр, ат чабышларын, концерт карадылар һәм туганнары, дуслары белән күрешеп, рәт-рәт тезелеп киткән кафеларда шашлык, чәкчәк, татар халык ашлары белән сыйландылар.
Рузия ХӘЛИМОВА
Чыганак: emet73.ru