Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды дүртенче көн дәвам итә. Бүген делегатлар, кунаклар һәм журналистлар Татарстан районнарына сәяхәткә чыгып киттеләр.
Иртән иртүк бер төркем Идел су юлы белән Болгарга китте. Биредә алар Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына караган объектлар белән танышачак.
- Прекрасные волжские виды
- Прекрасные волжские виды
- Широка Волга!
- Прекрасные волжские виды
- Время в пути – с танцами!
- Болгарда каршы алу
- Встреча в Булгаре
- Встреча в Булгаре
- Встреча в Булгаре
- Встреча в Булгаре
- Белая мечеть
Икенче төркем Арча районына юл тотты. Арчалыларның горурланып күрсәтерлек урыннары шактый. Бу төбәктән ничә татар әдибе чыккан, шул исәптән бу як бөек Тукаебызның кече ватаны да.
- Ташкичү авылында
- Ташкичү авылы мәктәбе
- Мәмсә авылында Гариповлар гаиләсе
- Ташкичү авылы мәдәният йорты
Тагын бер төркем Балтач якларын карап кайтырга теләде. Бу район тырыш халкы, гореф-гадәтләргә үтә игътибарлы булуы белән дан тота.
- Балтачта презентация
- Балтач районы башлыгы Рамил Нутфуллинның сәламләве
- Чипья җирлегенең Халык дуслыгы музее” директоры 90 яшьлек Гарифҗан Галиев кунакларны үзе каршы алып, музейны күрсәтеп йөрде
- Чипья җирлегенең Халык дуслыгы музее” директоры 90 яшьлек Гарифҗан Галиев кунакларны үзе каршы алып, музейны күрсәтеп йөрде
- Чипья җирлегенең Халык дуслыгы музее” директоры 90 яшьлек Гарифҗан Галиев кунакларны үзе каршы алып, музейны күрсәтеп йөрде
- Балтачның үзәк мәчетендә
- Балтачның үзәк мәчетендә кунакларны Рамил хәзрәт сәламли
- Балтачның Үзәк мәчете
- Мәчеттә эшләүче “Әс-сәлам” тәрбия үзәгендә
- Балалар Коръән аятләрен, Тукай шигырьләрен укыдылар
Дүртенче төркем Кукмара районына сәфәр кыла. Элек-электән бу җирлеклектә һөнәрчелек чәчәк аткан. Бу якларда да мактанып күрсәтерлек урыннар шактый.
Һәм дә тагын бер төркем Теләче районына китте. Бу як үзенең көрәшче батырлары белән дан тота. Гомумән, биредә спортка зур игътибар бирелә.
- Польша делегациясе
Кич белән съездта катнашучыларны Казан Кирмәнендә Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивалендә көтәләр.
Иртәгә, 6 августта – китү көне.