tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Европа татарлары Альянс”ының киңәйтелгән утырышының беренче өлеше
“Европа татарлары Альянс”ының киңәйтелгән утырышының беренче өлеше

“Европа татарлары Альянс”ының киңәйтелгән утырышының беренче өлеше

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Европа татарлары Альянс”ының киңәйтелгән утырышында катнашучыларны сәламләп, аның эшенә уңышлар теләде. “Оешманың киңәйтелгән утырышында Татарстан Президентының катнашуы безнең җыенга тирән мәгънә бирә” диде  сәламләү сүзендә  Ринат Закиров, “Европа татарлары Альянс”ының оешу тарихына да тукталды. “Финляндия Президенты Казанга килгәч “Без үз татарларыбыз белән горурланабыз”,  дигән иде. Киләчәктә Ауропа илләре җитәкчеләре авызыннан милләттәшләребез турында шундый сүзләр генә ишетергә насыйп булсын иде”, дип тәмамлады ул чыгышын.

Литваның Висагинас шәһәре татар оешмасы җитәкчесе Зилә Кәримова үзенең чыгышында балаларга ана телен өйрәтүдәге тәҗрибәләре, якшәмбе мәктәбенең эш үрнәге турында сөйләде.

Болгариядән килгән Альбина Вәлиева – филология фәннәре докторы. Ул үз чыгышында тарихыбызны барлау, саклау эшендә Тарих институтының ярдәме дә кирәк булачак дигән фикерен дә әйтеп узды.

“Германия татарлары союзы” җәмгыяте рәистәше Венера Вагизова Германиядә булган милли чаралар турында бәян итте. Берлинда узган Европа Сабан туе, герой шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгын уздыру турында ассызыклады. Ике ил арасында студентлар белән эшнең файдасы турында да җиткерде. Барлык эшләр өчен ярдәмнәре өчен  Татарстан Президентына, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерде.

“Бельгия татарлары” оешмасы җитәкчесе урынбасары Регина Вәлиева Татарстан җитәкчелегенә“Ана теле” интернет проектына, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясен оештырганнары, аларның матур, кирәкле, файдалы эшләре өчен рәхмәтен әйтте. Үзләренең Бөтенроссия Татар кызы бәйгесендә катнашырга теләкләре барлыгын да җиткерде.

Чехия татарлары исеменнән Рим Гыйлфанов сәламләде. Ул 6 апрель көнне Чехиядә Татарстан Республикасы көннәре кысасында  узган Татарстан сәнгать осталары концерты өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шундый концертны Прага шәһәрендә дә уздырып булмас микән дигән теләген дә әйтте. Тиздән ачылачак Прага – Казан һава юллары булдыруга ярдәмен күрсәткән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Словакиянең Нитра шәһәреннән килгән Тәлгат Измайлов “Европа татарлары Альянсы” каршында татар эшмәкәрләре клубы төзергә дигән тәкъдим белән чыкты.

Утырышның беренче өлешен тәмамлап Татарстан Республикасы Президенты Эстониядән Фәүзия Һадиуллинага, Болгариядән Альбина Вәлиевага, “Европа татарлары Альянсы” җитәкчесе Флюр Шәриповка ТР Президентының “Рәхмәт сүзе”н тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*