tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура Рәисе Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстына чәчәкләр салды
Милли Шура Рәисе Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстына чәчәкләр салды

Милли Шура Рәисе Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстына чәчәкләр салды

Бүген, 3 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре белән Кырым Республикасында.

Әлеге эш сәфәре кысаларында Милли Шура Рәисе Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстына чәчәкләр салды.

Кунаклар шулай ук Ялта шәһәре кадетлары һәм җәмәгатьчелеге белән аралаштылар. Очрашу барышында татар героеның батырлыгы хакында, яшьләрне аның һәм бүгенге Россия геройлары үрнәгендә тәрбияләү турында фикер алыштылар.

Мәҗитов Гали Әхмәт улы 1912 елның 14 августында  Башкортстанның Ярмәкәй районы Яңа Шаһи авылында крестьян гаиләсендә туган.

1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Украинаны азат итү походында, 1939–1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Очкыч, авиазвено, авиаэскадрилья, авиаполк штурманы була.

1943 елның маеннан дивизиянең өлкән штурманы булып эшли…» «Алтын Йолдыз» медале (№ 4369) белән бүләкләнгән. Сугыштан соң кыю очучы СССР Кораллы Көчләрендә хезмәтен дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*