tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Рыленки” мемориаль комплексында митингта катнаша
Васил Шәйхразыев “Рыленки” мемориаль комплексында митингта катнаша

Васил Шәйхразыев “Рыленки” мемориаль комплексында митингта катнаша

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Беларусь Республикасына эш сәфәре дәвам итә.

Васил Габтелгаяз улы сәфәр кысаларында Витебск өлкәсенең Дубровенский районында урнашкан“Рыленки” мемориаль комплексында митингта катнаша.

Митингта, шулай ук, Дубровенск районы Башкарма комитеты рәисе Лукашов Анатолий Иванович, дин һәм милләт эшләре буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Герасименя Сергей Сергеевич, Беларусь Республикасындагы Россия Федерациясе илчелеге,  Беларусь Республикасында хезмәттәшлек вәкиллеге Авралева Наталья Александровна, Левшевич Эльвира Әнсафовна җитәкчелегендә “Татар-башкорт мирасы “Чишмә” халыкара иҗтимагый берләшмәсе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхразыев Васил Габтелгаязович җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша.

Васил Шәйхразыев “Рыленки” мемориаль комплексында Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән чәчәкләр салды. Шәйхразыев, шулай ук, ​​тарихи җиңү мирасын саклап калу өчен зур рәхмәт белдерде.

“Сезгә килгән саен төрле районнарга барабыз, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә зур эш алып барасыз, без сезгә сокланабыз.Бездә дә әлеге эш системалы рәвештә алып барыла. Бу форсаттан, Бөек Җиңүнең 80 еллыгында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Санкт-Петербургтан алып Владивостокка кадәр истәлекле сугыш урыннарына бару буенча зур акция уздырабыз”, — дип билгеләп үтте Васил Габтелгаяз улы.

М1 магистраленең 467нче километрында өч гектар мәйданны биләгән «Рыленки» мемориаль комплексы Беларусь Республикасында иң мәһабәт һәм монументаль һәйкәлләрнең берсе булып тора. Архив мәгълүматларына караганда, элеккеге Крыленко торак пункты янында 11нче гвардия һәм 31нче армияләрнең 10 меңнән артык сугышчысы һәлак булган.

Комплексның төп композициясе күмелгән сугышчыларның исемнәре язылган 164 плитәдән тора. Күмү урынына барельефлы аллея алып бара. Керү урыны сугышчыларның портрет барельефлары белән капка рәвешендә ясалган. Мемориал 1973нче елда Горман, Ивановщина, Киреево, Костино, Редьки, Рыленко, Рябцево, Иске Тухинь һәм Яңа Тухинь авыллары территориясендә һәлак булган 10 мең совет сугышчысы җирләнгән урында торгызылган.

2020нче елда комплекс территориясендә масштаблы реконструкция төгәлләнде, аның барышында һәлак булган солдатларның исемнәрен мәңгеләштергән 76 постамент һәм 228 гранит мемориаль плитә эшләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*