tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан татарлары кунак булды
Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан татарлары кунак булды

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан татарлары кунак булды

Бүген, 13 август, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында танылган эстрада җырлары авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур белән Казанга килгән туристлар кунак булды. Турны 2007 елдан башлап “Хәзинә Тур” милли туроператоры оештыра. Ел саен сәяхәттә Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән аның иҗатын яратучы милләттәшләребез катнаша.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе – Марс Тукаев сәламләде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән дә сәламнәрен җиткерде. 26-28 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак “Милләт Җыены” чарасына әзерлек эшләре белән таныштырды.

“Сезне Казан үзәгендә сәламләргә шатбыз”, ­– диде ул Башкортостан милләттәшләребезгә. “Үзегезнең җырларыгыз, шигырьләрегез белән милләтебезне саклауга һәрвакыт өлеш кертәсез, төрле төбәкләрдәге татарлар белән очрашасыз. Рәхмәт сезгә”, – дип Рамил Чурагуловка мөрәҗәгать итте һәм Бөтендөнья татар конгрессының исемле сәгатен тапшырды. Марс Рифкать улы шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды, Башкортстан белән Татарстанның һәрвакыт  тыгыз элемтәдә булуын, хезмәттәшлек итүен дә ассызыклады, кунакларга ике республиканы аралаштыруга, якынайтуга керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Очрашуда “Хәзинә-тур” җитәкчесе Комил Сираҗетдинов, Татарстан Республикасының халык артисты Асаф Вәлиев, журналист һәм  җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев һәм Башкортстанның төрле район-шәһәрләреннән килгән милләттәшләребез катнашты.

Чара дәвамында Башкортстан татарлары үзләренең фикер-теләкләрен җиткерделәр, төбәкләрендәге милли тормыш белән таныштырдылар.

Очрашу Рамил Чурагулов сүзләре, Ризван Хәкимов көенә иҗат ителгән “Әйтмә син авыр сүз” һәм “Моңнар кайтсын авылга” җырларын Асаф Вәлиев башкаруында тыңлап, кунаклар белән бергәләп тальянга кушылып җырлап тәмамланды.

Башкортстан милләштләребезнең Казан шәһәре буйлап сәяхәте башланып кына китте. Алда аларны бай программа көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*