tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия Республикасында Татар мәгарифе көннәре кысаларында мөһим вакыйга булды.
Чувашия Республикасында Татар мәгарифе көннәре кысаларында мөһим вакыйга булды.

Чувашия Республикасында Татар мәгарифе көннәре кысаларында мөһим вакыйга булды.

Тукай урта мәктәбендә Чувашия Республикасында Татар мәгарифе көннәре кысаларында мөһим вакыйга булды.
Чарада Комсомол округы башлыгы Николай Раськин, Чувашия Республикасы мәгариф министры Дмитрий Захаров, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

Кунакларга мәктәп буенча экскурсия күрсәтелде, мәктәп эшчәнлеген тәкъдир иттеләр, балаларны укыту һәм тәрбияләү шартлары күрсәтелде. Ике республика министрлары һәм округ башлыгы дәресләрнең барышы белән таныштылар, педагоглар һәм укучылар белән аралаштылар.

Мәктәп фойесында кунакларны Зинетуллина Р. Г. һәм Зарипова Г. Д. җитәкчелегендә «Халкыбызның милли бизәкләре» күргәзмәсе каршы алды.

3Б сыйныфында остазның, А. Зинетуллинаның, яшь укытучы Г. Зинетуллинаның эш алымнары күрсәтелде. «А.Пушкин һәм Г.Тукай: күк йөзендә ике йолдыз» темасына ачык бинар интеграцияле дәрес элементы үткәрелде.

Мәктәп директоры һәр яшь укытучыга тәҗрибәле остаз беркетелүенә аерым басым ясады, ул үз укучысына консультация бирә һәм аңа ярдәм итү турында сөйләде.
Наил Сабирҗан улы шулай ук мәктәптә чуаш теле дәресләре алып барылмавын, әмма балаларның дәрестән тыш вакытта чуаш мәдәнияте белән танышуын билгеләп үтте.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Зарифзянова А.Н. кунакларга чуаш милли уеннары элементларын күрсәттеләр.
✔️

5 б сыйныфында татар теле укытучысы Д.М. Гималтдинова татар теле дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясады.

Физик культура укытучысы И.Р. Минсафинов милли көрәш буенча ачык дәрес үткәрде.✔️

Кунаклар шулай ук мәктәпкәчә төркемдә һәм рус теле дәресендә булдылар

https://web.telegram

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*